Кайбыч балалары капитал белән туа
Кайбыч районының туган көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм тантанасына да сертификат алырга хокукы булган өч гаиләне чакырганнар иде. 2007 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр безнең районда 668 гаиләгә сертификат бирелгән. Акчага әйләндергәндә, бу 259 миллион 665 мең сум дигән сүз. Димәк, шул кадәр зур суммага безнең кайбычлылар тормышларын яхшырткан. "Ана" капиталының...
- Бу ел башыннан 21 гаиләгә сертификат бирелде, узган ел да бу вакытта шулай булган, - диде Пенсия фондының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова. -Безнең районда капитал 2007, 2008 елларда аеруча күп бирелде. Беренче елны 102 булса, икенче елны - 107. 2009 елда 68 сертификат тапшырдык. 2010 елда кабат күтәрелеш чоры кичердек: 108 гаилә сертификатлы булды. Соңгы елларда ул елына 85-95 тирәсе тәшкил итә.
Сүзебезгә әлеге идарәнең пенсияләр билгеләү һәм иминиятләштерелгән затларның пенсия хокукларын бәяләү буенча белгече Алсинә Ибраһимова кушылды:
- Безнең районда "Ана" (Гаилә) капиталы акчасын гадәттә торак шартларын яхшыртуга: йорт төзелеше һәм өй сатып алуга тоталар. Сертификаттан 552 гаилә файдаланган, бу - 158 миллион 157 мең сум.
Гаиләләргә ярдәм итү бездә иң өстенлекле мәсьәләләрнең берсе. Кайбычта демографияне яхшыртуда "Ана" капиталының да өлеше зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев