Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч әфганчылары Казанда Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты

Бу атананың сишәмбесендә Казанда Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара үтте.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган бу тантанага әфган җирендә интернациональ бурычын үтәгән ветераннар чакырылган иде. Парламент рәисе, шулай ук "Әфганстан ветераннарының Бөтенроссия берлеге" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Россия Дәүләт Думасының Оборона комитеты рәисе урынбасары Франц Клинцевич үз чыгышларында әфганчыларның патриотизм үрнәге күрсәтүләренә басым ясады, Әфганстанда һәлак булган солдатларның әти-әниләренә, тол калган хатыннарына, инвалидлык алучыларга аерым игътибар бирергә кирәклегенә тукталды.Тантанага район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев җитәкчелегендә әфганчыларыбыз - Олы Кайбычтан Алексей Русов, Федоровскоедан Фират Миңнуллин, Кыр Буасыннан Владимир Лебедев, Валерий Поляков, Надеждинодан Виктор Ветлугин барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч әфганчылары Казанда Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты