Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында бер ир-ат өчен су керү фаҗига белән тәмамлана

Узган атнаның шимбәсендә кичке сәгать алтылар тирәсендә Глонасс+112 системасы буенча район бердәм диспетчерлык хезмәтенә Борындык авылы яныннан агучы Зөя елгасында бер ир-атның су төбенә китүе турында хәбәр керә. Кайбычтагы 115нче янгын сүндерү-коткару бүлеге начальнигы Дамир Ибраһимов хезмәттәше белән тиз арада вакыйга урынына килеп җитә.

Коткаручыларны телефоннан шалтыратучы үзе каршы ала һәм биш кешелек компаниянең биредә су коенуы, арадан берсенең 5-7 метр читкәрәк китеп суга чумуы, кире әйләнеп чыкмавы турында хәбәр итә. Бераздан Федоровскоедан өч кешене үз эченә алган эзләүчеләр отряды килеп җитә, алар елга буенда, су эчендә эзләү эшләре алып бара. Соңыннан Буадан дүрт хезмәттәшләре килеп кушыла, алар "Казанка-6" көймәсендә эзлиләр. Өч сәгатькә якын сузылган эзләү нәтиҗәсендә суда батучының үле гәүдәсен табалар. Ул Кече Мәме авылында яшәгән 1971 елгы ир-ат булып чыга. Әлеге һәлакәткә китергән фаҗиганең якынча сәбәбе - рөхсәт ителмәгән урында эчкән килеш су коену.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында бер ират өчен су керү фаҗига белән тәмамлана