Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч Сабантуе кунакларын быел яңа сюрпризлар көтә

Халкыбызның ел буена көтеп алган милли бәйрәме Сабантуйлары да җитте. Ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләргә тугры калып, шаулатып-гөрләтеп үткәрәләр аны бездә.

Олы Кайбычта Сабантуе 7 июньдә узса, Олы Урсак, Борындык, Мөрәле, Кошман, Ябалак авылларында, "Ак Барс Кайбыч"ның өченче филиалында ("Гөбенә) бәйрәм 8 июньдә үтә. Бүген һәр җирдә аңа әзерлек эш­ләре алып барыла: хезмәт алдынгыларына, төрле уен-бәйгеләрдә, милли көрәштә, ат чабышларында җиңүчеләргә, халык талантлары - җырга, биюгә оста балалар, яшьләр, апа-абыйларга бүләкләр әзерләнә. Мәдәният хезмәткәрләре, өйдән-өйгә йөреп, сөлге-яулыклар да җыйды. Милли бәйрәмебезне оештыручылар аны быел да югары дәрәҗәдә, халыкка күңелле итеп үткәрүне максат итеп куйды. Төрле аттракционнарга бай балалар мәйданчыгының урыны бераз үзгәрде, ул хәзер волейбол уйный торган җиргә кү­черелде. Сәүдә мәйданнарының да урыны киңәйтелде. Район Сабантуенда без барыбыз да яратып өл­гергән Динә һәм Рафаэль Латыйповлар да чыгыш ясая­чак. Бар серне дә ачып бетермибез, бәйрәм көнне барысын да үзегез күрерсез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч Сабантуе кунакларын быел яңа сюрпризлар көтә