Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылыр – яшь гражданнар форумында

Кайбыч районының балалар Думасында спикер булып эшләвемә инде менә бер ел. Шушы вакыт эчендә күпме тәҗрибә тупладык, яңа дуслар таптык.

"ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Венера Сафиуллина һәм анда эшләүче хезмәткәр Илүсә Карипова минем белән даими элемтәдә тора. Кирәк чакта киңәшләрен бирәләр, ярдәм итәләр. Мәктәп спикерлары белән хәзер еш очрашабыз. Атна дәвамында башкарылган эшләребез турында Казанга отчет би­рә­без. Спикер буларак, безне Казанга да еш чакыралар. "Байтик" лагерена мин Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Айсылу Камалиева белән бергә бардым. Анда яшь гражданнарның дүртенче форумы узды. Форум ул - ике ел эчендә башкарылган эшебезгә йомгак ясау, резолюция язу һәм тагын ике елга план төзү. Анда Татарстанның шәһәр-районнарыннан 150 сәләтле бала җыелган иде. Очрашуыбыз өч көнгә сузылды. Форум яңа курчак театры бинасында үтте. Укучылар белән җитәкчеләр, төрле министрлыклар вәкилләре дә аралашты. Безгә Рәхмәт хаты һәм бүләкләр дә тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылыр яшь гражданнар форумы