Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта авыл хуҗалыгы техникасы кышкы саклыкка куелды

Кырларда игеннәр җыеп алынгач, игенче-механизаторлар техниканы кышкы саклыкка куя.

Хуҗалыкларда куәтле һәм кыйммәтле заманча техника эшли, алар сак караш таләп итә. Техниканың кадерен беләләр бездә: авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклыкка куелышы буенча узган атнада үткәрелгән үзара тикшерү шуны күрсәтте.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фәрманы белән ел саен үткәрелүче үзара тикшерүдә райондагы бер генә хуҗалык та читтә калмады. Комиссия рәисе - "Татагрохим" җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин һәм агрохолдингның инженер-техник бүлегенең баш белгече Эдуард Хөсәенов, районның баш аграрие Фиргать Басыйров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев, кырчылык буенча консультанты Илһамия Нигъмәтҗанова, Дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Рушан Тимершин составындагы комиссия үз эшен "Яңа юл" хуҗалыгыннан башлады. Биредә эшнең торышы белән хуҗалык җитәкчесе Рамил Тимершин таныштырды. Монда, көндәлек эшләрдә катнашучы техникадан кала, барлык авыл хуҗалыгы машиналарын да кышкы саклыкка куйганнар. "Олы Колаңгы" җәмгыяте дә бу эшкә җитди караган, паркта тулы тәртип урнаштырганнар. "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өч филиалы да заманча техникага бай, өчесендә дә аларны кадерләп тоталар. Беренче филиалдагы бар техника Мөрәледәге машина-трактор паркында тупланган. Җәмгыятьнең икенче филиалында да зур эш башкарылган. "Гөбенә"дә бөртек урып җыю комбайннарын аерым, чит ил техникасын икенче ангарга урнаштырганнар. "Подберезье" хуҗалыгында да техника саклыкка куелган, әмма парк территориясен тәртипкә китерәселәре бар әле.

Барлык хуҗалыкларның машина-трактор паркларын карап чыкканнан соң, комиссия уртак нәтиҗәгә килде. "Алтын кырлар" җәмгыятенә мөмкин булган 170 балдан 161 балл куелды һәм алар җиңүче дип табылды. "Заволжье" белән "Гөбенә"гә - 160ар, "Яңа юл", "Олы Колаңгы"га 149ар, "Подберезье"га 146 балл куелды. Ә уртача район күрсәткече - 155 балл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта авыл хуҗалыгы техникасы кышкы саклыкка куелды