Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

КАЙБЫЧТА ЧИСТАРЫНУ АЙЛЫГЫ

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин санитар икеайлык уңаеннан Кайбыч халкына мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:

Хөрмәтле кайбычлылар! Безнең район Татарстанда экологик яктан иң чиста районнарның берсе булып тора. Сулар һавабыз чиста, урман, елга-күлләргә, ир­кен тугайларга бай төбәк без. Төп бурычыбыз - әнә шул табигать байлыкларын килер буыннарга илтеп җиткерү, туган җиребезне гөлбакча итү. Санитар икеайлык башлангач, авылларда өмәләр үткәрелде, бу эш әле дә дәвам итә. Әмма кайбер урыннарда рөхсәт ителмәгән җирләргә көнкүреш калдыклары түгү очрак­лары күзәтелә әле. Республикабыз Президенты Рөс­тәм Миңнеханов та вертолетта Кайбычка килгәндә, бер авылда шундый чүплекне күреп алган. Бу безне бер дә бизәми, әлбәттә. 30 апрельдә Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров та вертолеттан безнең җирлекнең чисталыгын күзәтәчәк. Өстән барысы да яхшы күренә. Шуңа да авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалыклар, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл халкы үз территориясен тагын бер тапкыр җыештырсыннар иде. Чисталык безнең үзебез өчен кирәк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЧИСТАРЫНУ АЙЛЫГЫ

2
X