Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта полиция хезмәткәрләре һәнәри бәйрәмнәрен спорт комплексында билгеләп уздылар

Полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен район үзәгендәге спорт комплексында зурлап билгеләп үтте. Тантанага ветераннарын да чакырганнар иде.

Россия Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган тантанада катнашучыларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайнар котлады.

- Сезгә авыр һәм мактаулы хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм, киләчәктә дә халкыбыз иминлеге сагында нәтиҗәле хезмәт итүегезне телим, - диде ул. - Авыл халкының иминлеген саклау, җинаятьләрне булдырмый калу, җинаять юлына басучыларны кайнар эздән тоту, профилактик эшчәнлек алып бару сезгә йөкләнгән. Берничә ел элек Апас эчке эшләр бүлегенә кушылган Кайбыч полициясенең хәзер яңадан үзебезгә кайтуы эшчәнлекне тагын да нәтиҗәлерәк итәргә яңа мөмкинлекләр ача. Хезмәт уңышлары телим сезгә.

Муниципалитет башлыгы озак еллар дәвамында үз эшләрен намус белән башкаручылар, хокук тәртибен саклауда үзләреннән лаеклы өлеш кертүчеләр, шулай ук лаеклы ялга китүчеләргә Мактау кәгазьләре тапшырды. Алар арасында отставкадагы полиция майоры Виктор Коннов, отставкадагы юстиция майоры Ильяс Гыйсмәтуллин да бар. Ә полиция майоры, өлкән дознаватель Илсөяр Маланьева, полиция старшинасы, оператив дежур ярдәмчесе Сергей Симушкин район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

- Бәйрәм көнне бүләк алуы күңелле, әлбәттә. Хезмәтебез авыр, әмма мин күп очракта хезмәттәшләрем, оперуполномоченный вазифаларын башкаручы тормыш иптәшем Александрның ярдәмен тоеп эшлим. Бу көн гаиләбез өчен икеләтә шатлыклы: улыбыз Адель һөнәри бәйрәмебез көнне - 10 ноябрьдә туган иде, - диде Илсөяр ханым.

Район суды рәисе Гүзәл Хәялиева Кайбычтагы иминлекнең күп дәрәҗәдә полиция хезмәтенә бәйле булуын белдерде. Эчке эшләр бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин оператив хәлне тотрыклы итү максатында армый-талмый эшләячәкләрен белдерде. Эчке эшләр бүлеге ветераннар Советы рәисе Ленар Закиров та бүген ветераннар эшен дәвам итүче хезмәт коллективына җылы теләкләрен җиткерде. Бәйрәм тантанасы 9 ноябрьдә узды, ә икенче көнне Кайбыч эчке эшләр бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин Казанда "Пирамида" күңел ачу комплексында узган бәйрәм тантанасында катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта полиция хезмәткәрләре һәнәри бәйрәмнәрен спорт комплексында билгеләп уздылар

2
X