Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Кайбычта Төркиядә яшәүче райондашыбыз белән очрашу узды

Чит илдәге тормыш, анда яшәүче милләттәшләребез язмышы кайсыбызда гына кызыксыну уятмый икән? Үзәк китапханә хезмәткәрләре дә, китап укучыларны Төркиядәге гореф-гадәтләр, йола, бәйрәмнәр белән таныштыру максатында, шушы кояшлы илдә яшәүче якташыбыз Кадрия Әхтәриева-Сойтекин белән очрашу үткәрде.

Кадриянең, ире Эсер белән никахларын рәсмиләштереп, Төркиядә яши башлавына да биш ел вакыт узып киткән. Ике балалары – кызлары Ясминә һәм уллары Серкан үсеп килә. Узган ел Кадриягә әнисе Гөлсинә апаны югалту ачысын да кичерергә туры килгән. Шулай да Татарстанга эзне суытмый ул. Быелгы җәйдә дә балалары белән Кече Кайбычка туган нигезенә – абыйлары Фәнил һәм Шамил янына кунакка кайтты. Китапханәчеләрнең очрашу турындагы тәкъдимен Кадрия шатланып кабул иткән. Чөнки үзе дә якташларын сагынып, алар белән аралашуга сусап кайткан. Кече Кайбыч мәдәният йортында узган әлеге очрашуда башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, китапханәчеләр катнашты, күрше-тирә авыллардан да килгәннәр. Сораулар берсе артыннан икенчесе явып кына торды. Кадрия, кызы Ясминә белән бергәләп, аларның барысына да җавап биреп барырга тырышты.

Туган көн бәйрәмен яратмыйлар
Төркиядә иң зур бәйрәмнәр Ураза һәм Корбан гаете икән. Беренчесендә 3-4 көн ял бирелсә, икенчесендә ун көн ял итәләр.
– Рамазан аенда, барабаннар кагып, яшьләр сәхәргә уятып йөри. Ифтар бездәге кебек мул табыннар артында уза. Төр­киядә дә, гает намазын укыганнан соң, зиратка баралар. Ураза бәйрәмендә иң элек әти-әниеңне котлыйсың. Аларга, кулларын үбеп, пәхләвә, кадаиф кебек татлы ризыклар һәм бүләк бирәләр. Икенче көнне, күчтәнәчләр алып, башка туганнарга барасың. Корбан гаетендә һәр гаилә ел саен корбан чала. Аны фәкыйрьләргә таратабыз, бер өлеше үзебезгә кала, – диде Кадрия Әхтәриева-Сойтекин. – Өлкәннәр һәм урта яшьтәгеләр туган көннәрен үткәрергә яратмый. Балаларныкын, киресенчә, зурлап бәйрәм итәләр. Россиядәге кебек 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне дә үткәрелә. 19 май – яшьләр һәм спорт көнендә дә ял итәләр. Бу бәйрәмдә, флаглар күтәреп, демонстрациягә чыгалар, алар белән биналарны да бизиләр. Балалар көне дә – зур бәйрәм. Ул 23 апрельдә уза. Бу көнне дә эшләмиләр, балалар өчен мәктәпләрдә күңел ачу чаралары, кашыкка йомырка куеп, капчык киеп йөгерү, аркан тартыш кебек Сабантуй уеннары үткәрелә. Балаларының бәйрәм иткәнен карарга әти-әниләре дә килә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә
Уку темасы да кызыклы булып чыкты. Бу өлкәгә кагылышлы сорауларга күбесенчә Ясминә җавап бирде.
– Төркиядә алты яшьтән укырга керәләр, – диде ул. – 1-4 класс – башлангычлар, 5-8 – урта класслар, 9-12нчеләр – лицей дип йөртелә. Күбрәк математика фәненә басым ясыйлар. Беренче класстан ук дин дәресләре керә. Өй эшләрен күп бирмиләр, шигырь ятлау дигән әйбер юк. Һәр бала кич белән китап укырга тиеш. Билгеләр балл белән бәяләнә, иң зурысы – 100 балл.
Бишенче сыйныфны тәмамлаган Ясминә – классның старостасы, Кадрия – ата-аналар комитеты җитәкчесе икән.
Төркия мәктәпләрендә укучыларны ашату оештырылмавы барыбызны да гаҗәпләндерде. Балалар бакчаларында да шундый ук хәл. Аларның күбесенә сабыйларны дүрт яшьтән генә кабул итәләр. Декрет ялы да, пособие да юк. Бала тугач 600 лир (безнеңчә 1872 сум)  бирелә, кырык көн узгач, хатын-кыз эшкә чыгарга тиеш.

Бала тудыру йортына бөтен туганнар керә
Медицина турында белергә теләүчеләр дә шактый иде. Төркиядә бушлай хезмәтләр дә күрсәтелә, түләүлесе дә бар. Сырхауханә һәм клиникаларда бездәге кебек медицина картасын тотып йөрмиләр. Алар утыз ел чамасы элек бетерелгән. Авыру тарихлары компьютерда саклана, табибларга чиратлар да электрон. Даруларга рецептларны да доктор компьютер аша гына яза, аптекага барып, фамилияңне генә әйтәсең. Ялган, сыйфатсыз дарулар сатмыйлар. Аның өчен катгый җәза каралган.
Кадрия олы баласын Кайбычта, кечкенәсен Төркиядә тапкан. Андагы бала тудыру йортлары белән дә кызыксындык.
– Бала тапканнан соң сырхау­ханәдә озак тотмыйлар. Сабыең­ның да, үзеңнең дә хәлең әйбәт икән, икенче көнне үк чыгаралар, – диде ике бала анасы. – Бәби табуга, аерым палатага кертәләр. Ирең килеп, палата ишеген “Хуш килдең, кызым!” яки “Хуш килдең, улым!” дигән язулар һәм шарлар белән бизи. Әби һәм бабай балага булавка белән алтын тага. Әни белән бәбине күрергә туганнар килә. Барысын да палатага кертәләр. Бу гореф-гадәт күңелгә ятып бетмәде, билгеле. Ни дисәң дә, яңа гына бәбиләгән әнигә ял кирәк, сабыйга күз тиюе дә бар.

Рәхәтләнеп татарча сөйләшәм
Унике яшьлек Ясминәнең дә, өч яшен тутырган Серканның да матур итеп татарча сөйләшүенә барыбыз да сокландык. Ике телне дә яхшы беләләр икән. Кадрия үзлегеннән төрек телен өйрәнсә дә, алар белән татарча гына аралашуын әйтте. Әтиләре белән төрекчә сөйләшәләр. Ул татар телен дә аңлый.
– Безнең гаиләдә милләтне һәм телне аеру юк, тигез күрәбез. Балаларга исем кушканда да каршылыклар булмады. Төркиядә Зөһрә исемен яраталар. Эсернең кызыбызга шулай дип куштырасы килде. Ай белән бәйле булганга, күңелем тартмады. Ясминәгә тукталдык. Төрекләрдә андый исем юк, Ясмин генә бар. Кызыбызга Ясмина дип дәшәләр. Улыбызның исеме алдан әйдәп баручы дигәнне аңлата. Эсернең якын дусты да Серкан исемле, – диде чит илдә яшәүче якташыбыз. – Без яшәгән Трабзон шәһәрендә данлыклы Кара диңгез техник университеты бар. Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән дә яшьләр укырга килә. Шәһәрдә ел саен чит ил студентлары белән очрашу уза. Университетта белем алучы татар яшьләре шул очрашуда халкыбызның мәдәнияте, милли ризыклары белән таныштыра. Быел Татарстанны Истанбулда яшәүче ватандашым, техник фәннәр кандидаты Айгөл Зара Кәбирова, студентлар – Чаллы егете Госман Шәйхетдинов, Казан кызы Диләрә Шәмсетдинова һәм мин бергәләп тәкъдим иттек. Анда кош теле пешереп бардым, татарча китап-журналлардан күргәзмә әзерләдем. Татар җырларын, бию көйләрен яңгыратып, төрек халкын шаккаттырдык. Киләсе елларда да мондый очрашуларда катнашырга телим. Кече Кайбычтан чиккән сөлгеләр һәм башка шундый кул эшләнмәләрен алып китеп, Төркия халкына күрсәтәсем килә.

Төрекләр татар ашларын үз итә
Кадрия Әхтәриева-Сойте­кинны, аш-су блогеры дисәк тә, ялгыш булмас. Татар һәм төрекләрнең милли ризыкларын пешереп, аларның рецептларын һәм фотоларын интернеттагы сәхифәсенә урнаштырып бара. Чит илдә үзебезнең өчпочмак, гөбәдия, бәлешләрне рәхәтләнеп пешерә. Үзләреннән аерым яшәүче каенана һәм каенатасын кунакка чакырып, аларны да сыйларга җитешә.
– Ирем, нәрсә пешерсәм, шуны яратып ашый. Кайсы милләт ризыгы булуы мөһим түгел, – ди Төркия килене. – Трабзонда әниемнең кырыгын үткәрдем. Авылдан корт алып килгән идем, гөбәдия пешердем. Үзем кискән токмач белән аш өлгерттем, пироглар да пешердем. Табынның муллыгына исләре китте. Кунакларым милли ризыкларыбызны яратып ашады. Төрекләр бәрәңге боламыгы, карабодай боткасы һәм кортның нәрсә икәнен белми. Аларда булмаган ризыкларны әзерләп, Ураза вакытларында каенатам белән каенатамны ифтарга дәшәм. Үзем төрек кухнясыннан итле коры фасольне яратып әзерлим һәм ашыйм.

Күңеле тулы моң
Төркиягә киткәнче Кадриянең туган авылында мәдәният йорты мөдире булып эшләгәнен күбегез хәтерлидер әле. Матур, аһәңле тавышы сагындырган иде, җырлавын йотлыгып тыңладык. Мәдәният хезмәткәрләре Рәйсә Бикмуллина һәм Альбина Галиева да җырларын бүләк итте. Кече Кайбыч апалары, сабый баладай сөенеп, авылдашлары Төркиядән алып кайткан чүәк сыман матур галошларны, чәчәкле яулык­ларны күрсәтте. Үзәк китапханә директоры Гөлфинур Сабирова Кадриягә татар халык ашлары рецептлары тупланган китап бүләк итте. Матур апасы Гөлсирә Шәмсетдинова-Курмаева бу очрашуда катнашучыларга рәхмәтен белдерде.
– Кадрияне ире ел да озатып кала, каршы ала, үзе дә кайткалый, – диде ул. – Гел шулай бәхетле яшәсеннәр. Татарстанга кайткач, абыйлары кая гына йөртми үзләрен. Казанга да алып баралар, туганнар белән дә очраштыралар.
Фәния Петухова да, телебезне, гореф-гадәтләребезне онытмыйча, балаларына өйрәтеп үстерүе өчен Кадриягә рәхмәтен белдерде.
“Кайбычтан нәрсә алып китәсең?“ дигән сорауга Кадрия “Конфет!” дип җавап бирде. Бездә аларның ниндиләре генә юк, ә Төркиядә шоколадлы һәм фундуклы конфетлар гына сатыла. Эсерга бездәге чәйләр ошый икән, Төркиягә очканда, чемоданда алар да урын ала.
Бу очрашудан кайтасы да килмәде. Бер мәкаләгә генә барысын да сыйдырып бетерү мөмкин түгел. Кадрия Төркиядә бензинның кыйммәт, кием-салымның, киресенчә, арзан икәнлеге, инвалидларга игътибар зур булуы, оешмаларның барысында да диярлек ир-атларның гына эшләве, барлык фатирларга да газ кермәве, утын ягулары, грейпфрут, мандарин, апельсин, киви кебек җиләк-җимешләрнең, үзләрендә үссә дә, кыйммәт булуы, кияүгә чыгарга җыенган кызларның кына кичәсе үткәрүе, Төркиядә калымның зур булуы турында да сөйләде.
Аны тыңлаганнан соң, бездә тормыш күпкә рәхәт икән, дип әйткәнебезне сизми дә калдык. Кадрия өчен икесе дә якын, тигез. Татарстан – туган җире, ә Төркиядә аны гомерлек сөйгән яры, балаларының газиз әтисе, кадерле Эсеры көтә!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев