Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Күшкүлдә Сабан туе узды

"Гөбенә" агрофирмасы хезмәтчәннәрен, бу яклардагы авылларда яшәүчеләрне берләштергән Сабантуй бүген Күшкүл авылында узды.

Хезмәт алдынгыларын котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Ак Барс" холдингтан Иван Коновалов та бүләкләр белән килгән иде. Агрофирма директоры Валерий Поляков игенче-терлекчеләргә җылы рәхмәтләрен җиткерде. Бу көнне бүләкләнүчеләр күп булды.
"Алтын кырлар" агрофирмасы директоры Ринат Мотыйгуллинның кыйммәтле бүләге- чабышты иң соңгы килгән ат җайдагына иде.
"Гөбенә" Сабан туенда катнашучыларны котларга "Алабуга" җыр һәм бию ансамле дә кайткан иде. Нәселләре Хуҗа Хәсәннән булган Мироваевлар якташларына иң матур җырларын бүләк итте. Диләрә Мироваева җырларын да бик яратып тыңладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев