Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кыш таулар артында түгел

Җәй уртасында җылылык сезоны турында сөйләргә иртәрәк тоелса да, Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров киңәйтелгән киңәшмәдә бу мәсьәләне терлек азыгы хәзерләү белән бер югарылыкка куйган икән, димәк, аның мөһимлеге бәхәссез.

2011-2012 хисап елында сәламәтлек саклау, мәгариф объектларының әзерлеге югары дәрәҗәдә булуы турында төрле аварияләргә юл куелмавы сөйли. Агымдагы елда да нәтиҗәле эшләү өчен җылылык сезонына әзерлекне бүген үк башларга кирәк. Башкарма комитет җитәкчесе мәктәп директорларына, фельдшер-акушерлык пунктлары, клуб мөдирләренә барлык котельный һәм электр хуҗалыкларын әзерлек паспорты таләпләренә туры китерергә, газ котельныйлары операторларын укытуга әзерләргә, сигнализаторларны Стандартлаштыру һәм метеорология Федераль идарәсенә тапшырырга, төтен юлларының төзеклеген тик­шерү актларын алырга киңәш бирде. Бу эшләрне якын араларда тәмамлау зарур, чөнки җылылык сезоны башланганчы документлар әзер булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кышлату чоры Кайбыч муниципаль районы