Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мөһим бурычлар

ТР Министрлар Кабинетында 26 гыйнварда узган видеокиңәшмәдә көннең мөһим бурычлары каралды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов катнашындагы киңәшмәдә Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол калган хатыннарының тормыш шартларын яхшырту, торак төзелеше, шул исәптән социаль ипотека программасы нигезендә йортлар төзү, гражданнарны авария хәлендәге тузган торактан күчерү мәсьәлә­ләре каралды. Анда шулай ук торак пункт­ларда мәдәният объектлары төзелешенә анализ ясалды. "Авыл клублары" программасы нигезендә бүгенге көндә Колаңгы станциясендә күпфункцияле клуб төзелә. Хәзер анда төзелеш эшләре тулы куәтенә дәвам итә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл халкы инде күптән көткән бу мәдәният учагының сыйфатлы булып төзелүен үз контролендә тота.

Видеокиңәшмәнең көн тәртибенә күпбалалы гаиләләргә җир участоклары бирү турындагы мәсьәлә дә кертелгән иде. Президент, киләчәктә җир бирүдә өзеклекләр булмасын өчен, бу категориягә караган кешеләргә резервта җир калдыру кирәклеген әйтте. Арада, җир алырга хокукы булып та, бүгенге көнгә кадәр җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына мөрәҗәгать итмәүчеләр дә бар. Шуңа да Президент авыл җирлекләрендә күпбалалы гаиләләр белән очрашып, аларга бушлай җир бирелүе турында аңлату эшләре алып бару бурычын куйды. Кама Тамагы районында узган әнә шундый очрашудан соң, мөрә­җәгать итүчеләрнең саны бермә-бер арткан. Ә инде гаилә чынлап та җи­рен­нән баш тарта икән, аның бу хакта нигезле аңлатма-гаризасы булырга тиеш.

Видеокиңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмә­тов чыгыш ясады. Сүз нигездә технология таләпләрен үтәү, ветеринария контролен көчәйтү хакында барды. Министр терлекчеләрнең хезмәт хакының ит-сөт җитештерү күләменә турыдан-туры йогынты ясавын да билгеләп узды. Ул шулай ук эш урыннарын паспортлаштыру буенча эш дәвам итүен дә билгеләп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: видеокиңәшмә