Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мәктәпкә – бергә!

Авыр гаилә хәлендә калган, аз керемле гаиләләрдә үсүче, 1 сыйныфка укырга баручы сабыйларга 1 сентябрьгә кадәр мәктәпкә җыенырга, ә 2-11 сыйныф укучыларына спорт киемнәре сатып алырга ярдәм итәчәкләр.

Мәктәп бусагасын тәүге кат атлап керүчеләргә бүләкләр җирле бюджет акчасына алына, район хуҗалыклары да ярдәм күрсәтәчәк. Авыр гаилә хәлендә калган, аз керемле гаиләләрдәге 50 сабыйга спорт киемнәрен һәм мәктәп сумкаларын "Ак Барс-Созидание" Хәйрия фонды алып бирәчәк. Оешма-учреждение, шәхси эшмәкәрләрдән кергән хәйрия акчасы 2-11 сыйныф укучыларына спорт киемнәре һәм аяк киемнәре алуга тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 сентябрь