Олы Кайбыч укучылары сырхауханәнең табиб-хирургы белән очрашты
4 сентябрьдә районның барлык мәктәпләрендә дә "Сәламәт гаиләдә - сәламәт балалар!" дигән бердәм республика дәресләре үткәрелде.
Дәрес вакытында белем йортларында авыл фельдшерлары белән очрашулар, спорт уеннары оештырылды. Чүти мәктәбе укучылары, мәсәлән, фельдшер Фәридә Гыйззәтова белән "Сәламәтлек үз кулыбызда" дигән темага әңгәмә корды. Олы Кайбыч мәктәбенең югары сыйныф укучылары Кайбыч район үзәк сырхауханәсенең табиб-хирургы Рамил Сабитов белән очрашты. Табиб балаларга сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеге, үзара мөнәсәбәтләр, тәмәке тарту, алкоголь һәм наркотикларның зыяны турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев