Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбычта ураза тотучылар өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде

Район үзәгендәге иң затлы кафеларның берсендә узган ифтар мәҗлесендә йөзгә якын ураза тотучы катнашты.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев та килгән иде анда. Олы Кайбычның үзендә ифтар мәҗлесе менә ничә ел рәттән инде Төркиядән килгән имам катнашында уза. Быел анда Мехмед Эрафшар катнашты. Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин белән бергә килгән иде ул. Коръән укып табынны ачып җибәрделәр алар. Альберт Рәхмәтуллин, ураза тотучыларга изге теләкләрен җиткерде һәм тоткан уразаларының кабул булуын теләде. Дамир хәзрәт әйткәнчә, Рамазан аеның 27 нче көнендә Кадер кичәсе үтә, ул быел 23 июльгә туры килә.





Ифтар мәҗлесенә килүчеләр Рамазан аен шулай зурлаучыларга тирән рәхмәтләрен белдерделәр.
-Табыннар мул, җиләк-җимеш, тәм-томнан сыгылып тора. Аны әзерләткән Илсия һәм Равил Җәләливларга Аллаһының рәхмәтләре яусын,- диде үзе дә мәчеттән азан әйтүче Тәвис абый Рәхимуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычта ураза тотучылар өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде