Районның 17 мәктәбе укучылары сыерчыкларны яңа оялар белән каршылый
Район мәктәпләрендә канатлы дусларыбыз - кошларны каршы алырга яз башыннан ук әзерләнә башлыйлар. 1 мартта район мәгариф бүлеге мәктәпләр арасында иң яхшы сыерчык оясына бәйге игълан иткән иде.
Һәр елны үткәрелүче әлеге бәйгегә 22 мартта район мәгариф бүлегендә нәтиҗә ясалды. Бу бәйгегә районның 17 мәктәбеннән дә сыерчык оялары алып килгәннәр. Укучылар хезмәтенә бәяне мәктәп директорлары үзләре куйды. Якларга урын юк, чөнки алар ояларның кайсы мәктәптә эшләнүен белми. Сыерчык ояларына номерлар гына сугылган, авторлары күрсәтелмәгән.
Гомуми нәтиҗәләр буенча, 48 балл белән бәяләнгән 2 нче санлы оя иң яхшысы дип табылган. Ул районыбызның Зур Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбендә эшләнгән булып чыкты. Аны 1 класс укучысы Демид Чекмарев бабасы Анатолий Чекмарев ярдәмендә ясаган. Икенче урында- Олы Кайбыч мәктәбенең 1 класс укучысы Ришат Гаттаров. Аңа дәү әтисе Хәсбәт Заһидуллин булышкан. Өченче урында Кошман төп мәктәбенең 8 класс укучысы Мөнир Сабиров.
Бу ел Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы буларак игълан ителгән иде. Шул уңайдан районыбыз мәктәпләрендә төрле чаралар, бәйге- конкурслар үткәрелә. Сыерчык оялары бәйгесе дә шул кысаларда узды
Башта әлеге конкурс мәктәпләрдә үтте, анда иң яхшысы дип табылган оялар район конкурсында катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев