Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Шатлыклы хәбәр

Татарстанда быел капиталь ремонт программасына 154 мәктәп кертелгән. Алар арасында А.Е.Кошкин исемендәге Зур Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбе дә бар.

Мәктәпләрне төзекләндерү буенча өч елга исәпләнгән программа нигезендә барлыгы 780 мәктәпне ремонтларга уйлыйлар. Ремонт ТРның "Татарстан Республикасының 2011 елга һәм 2012 һәм 2013 еллардагы план чорына бюджеты турында"гы законы нигезендә гомум инфраструктура объектларын ремонтлау программасын тормышка ашыру максатында бүлеп бирелүче акча хисабына башкарыла. Ремонт 30 елдан өлкәнрәк мәктәпләргә ясалачак. Зур Подберезье мәктәбе 1974 елда төзелгән. Мәктәп директоры Фәнзилә Биктимерова әйтеп узганча, алар бу программага эләгүләре турындагы хәбәрне шатланып кабул иткән. Мәктәпнең түбәсе, икенче катындагы тәрәзәләре, инженер-коммуникация системасы һәм башкалар ремонтланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт А.Е.Кошкин исемендәге Зур Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбе