Сәнгать мәктәбе яңара
Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә тулы көченә төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Казан шәһәреннән килгән "Ювент" җаваплылыгы чикле җәмгыять шәхси төзелеш фирмасы бинаның алгы ягын ремонтлау белән шөгыльләнә. Мастер Алексей Чунин җитәкчелегендәге бригада бинаны парогидроветроизолятция җылыткыч материал белән тышлый. Аның өстеннән керамогранит булачак. Бинаның алгы ягын июль аенда тапшырачаклар. Эчке яктан ремонт эшләре белән "Вика" төзелеш фирмасы шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев