Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Соравылда яңа күпер сафка басты

Авылларны төзекләндерүдә һәм социаль яктан мөһим булган башка мәсьәләләрне хәл итүдә хөкүмәттән бирелә торган ярдәм – грантларның файдасы зур. Иске Тәрбит авыл җирлеге дә, конкурста катнашып, быел 1,5 миллион сум грант откан. Шул акчага Соравылда җәяүлеләр өчен яңа күпер эшләп куйганнар. Аны карарга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да барды.

Авыл халкы бу күпер төзелешен зарыгып көтте. Искесе бик тузган, куркыныч иде, язгы ташу вакытында бөтенләй чыгарлык булмаган. Әле яңа күпер салынганчы, аның төзеләчәген белүгә үк, Соравылның ватсаптагы төркеменә күп кеше рәхмәт әйтеп, сөенечләрен белдереп язган.
- Күперне өч атна эчендә өлгерттеләр. Подрядчы Рөстәм Хикмәтуллин бригадасы егетләрен көннәрнең кызу булуы да куркытмады, җиренә җиткереп эшләделәр, - диде авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев.


Клубта техничка булып эшләүче Людмила Ефремованың да шатлыгы эченә сыймый, җитәкчеләрне тәмле коймаклар белән каршы алды. “Бу күпер авылны урталай бүлеп тора. Ырым елгасының икенче ягында яшәүчеләр аның аша медпунктка, кибеткә, клубка йөри. Шуңа да ул бик кирәк иде, шушы төзелешкә үз өлешен керткән һәр кешегә рәхмәт”, - диде ул. Люда апа төзүчеләрне тәмле чәеннән өзмәгән, эш коралларын да аларга куеп йөргәннәр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу игелекле гамәле өчен аңа рәхмәт әйтте.
- Чишмә ачучылар, аларны карап, тәрбияләп торучылар, күпер төзүчеләр, бу эшкә үз өлешен кертүчеләр - изге кешеләр. Саваплы гамәлләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын, - диде ул һәм, төзүчеләрнең эшен уңай бәяләп, яңа күпернең авыл халкына озак еллар дәвамында хезмәт итүен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X