Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Сыра сатуның да үз вакыты бар

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан ТРның 2010елның 22 декабрендә кабул ителгән №80-ЗРТ законы нигезендә Татартсан Республикасында алкогольле продукция, шул исәптән сыраны 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр сату тыела.

Шулай ук 1995 елның 22 ноябрендә дөнья күргән "Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерүне, алар әйләнешен дәүләт тарафыннан көйләү турында"гы 171 нче Федераль законга өстәлгән аерым нигезләмәләр гамәлгә керде. Алкоголь продукциясен ваклап сатуга бәйле ул үзгәрешләр 18.07.2011 елдагы №218-ФЗ закон белән үз көченә керде. Әлеге законның Кайбыч районы территориясендә ничек үтәлүе белән таныштыру өчен без "Кайбыч" полиция бүлекчәсенең административ законлылыкның үтәлеше төркеме инспекторы Зөлфия Камалиевага мөрәҗәгать иттек:

-Белгәнегезчә, сыра закон тарафыннан алкоголь продукциясе дип танылды. Алкогольле эчемлекләрне, шул исәптән сыраны да балалар бакчасы, мәгариф, медицина учреждениеләрендә, спорт объектларында, алар янәшәсендәге территорияләрдә генә түгел, барлык төр җәмәгать транспорты тукталышларында, автомобильләргә бензин салу станцияләрендә, вокзал, аэропортларда, күпләп һәм ваклап сату базарларында, хәрби объектларда, халык күпләп җыела торган башка урыннарда сату катгый тыела. Балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр бөтенләй сатарга ярамый.

Закон гамәлгә кергәннән соң, алкогольле продукция сату вакытын бозган өчен безнең полиция хезмәткәрләре РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.2 маддәсе буенча өч административ эш ачты. Әлеге маддә нигезендә гражданнарга 1500 сумнан 2000 сумга, урындагы затларга - 3000 сумнан 4000 мең сумга кадәр, юридик затларга - 3000 мең сумнан 40000 сумга кадәр административ штраф сугу карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сыра сатуның да үз вакыты

2
X