Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Табигать – тиңсез хәзинә

Табигать- тиңсез хәзинә

Һәр ел саен җәйнең беренче атнасында дөнья күләмендә билгеләп узылучы әлеге көннең максаты- киң җәмәгатьчелек игътибарын әйләнә-тирә мохитны саклау проблемаларына юнәлтү.

Бу көн 1972 елның июнендә Стокгольм конференциясендә кабул ителгән резолюциягә бәйле рәвештә уздырыла.Әлеге көнне бәйрәм итү һәр кешедә табигатькә сак караш тәрбияләүгә дә юнәлдерелгән. Татарстан Республикасы әйләнә-тирә мохитны саклау һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров халыкка котлау сүзләре белән дә мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:"Цивилизациянең киләчәге, җәмгыятьнең тотрыклы үсеше һәм Җир планетасындагы һәр кешенең тормышы безнең әйләнә-тирә мохитны- бөтен тереклекнең яшәү мохитын саклауга юнәлтелгән булуын ел саен күбрәк кеше аңлый. Без бергәләп киләчәк буыннар өчен әйләнә-тирә мохитны саклый һәм табигый байлыкларны арттыра алабыз."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Табигать

2
X