Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Татарстан мөфтие Хуҗа Хәсәнгә килде

Хуҗа Хәсән авылында әле узган ел гына ачылган Тау ягы керәшеннәре музеенда тарихи яктан бик тә кадерле булган экспонатлар саны артканнан арта бара.

Әлеге музейны төзеткән Вячеслав Данилов әйтеп узганча, 13 июньдә анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да килгән.
– Тау ягы керәшеннәре музее ачылу турында массакүләм мәгълүмат чараларыннан ишеткән мөфти Камил хәзрәт, кызыксынып, бүләкләр белән кайткан иде. Музейга Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл исеменнән православларның 17 гасырдагы сәнгате турындагы картина, ике намазлык, түбәтәй, христианнар һәм мөселманнарның дини китапларын бүләк итте. Музейдагы экспонатлар белән танышып чыкты һәм эшчәнлегебезгә зур бәя бирде, – диде Вячеслав Власович. – Музейга икенче тапкыр килүенә шушы авылга нигез салган Хуҗа Хәсән турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат табып куюымны үтенде. Ул аның кабер ташын яңартырга җыенуын да әйтте. Музейдан соң, аның каберенә барып, догалар укыды.
Соңгы араларда музейга килүчеләр саны аеруча арткан. “Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче якташларыбыз, туган авылларына кайткач, музей белән танышырга килә. Хуҗа Хәсәннән генә түгел, күрше-тирә авыллардан да килүчеләр күп. Тау ягы керәшеннәре музееның дәрәҗәсе артуына сөенәм”, – диде Вячеслав Данилов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев