Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Татарстанда “Бала куркыныч астында” телефон линиясе булдырылды

Россия Тикшерү комитеты балигъ булмаган яшүсмерләрнең хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләрен саклауга кагылышлы мәсьәләләрне ашыгыч рәвештә хәл итү максатында тәүлек әйләнәсе эшләүче "Бала куркыныч астында" телефон линиясе булдырды.

Бала хокуклары бозылу турындагы хәбәрләр "123" кыска номеры һәм Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы тикшерү идарәсендә 8 (843) 238-33-59 номеры буенча кабул ителә. Телефон линиясе балигъ булмаган балаларны рәнҗетү, көч куллану, урлау, ирекләреннән мәхрүм итү, ата-аналары, опекуннарының, балалар учреждениеләрендә эшләүчеләрнең бала тәр­бия­ләү буенча бурычларын үтәмәве, балалар тормышы һәм сәламәтлеген куркыныч астына куючы фактлар турындагы мәгълүматларны тапшыру өчен хезмәт итә. Телефон линиясе турында тулырак Россия Тик­ше­рү комитетының Татарстандагы тикшерү идарәсендәге рәсми сайттан танышырга мөмкин: http://tatarstan.sledcom.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Бала куркыныч астында”