Техниканың яңасы яхшы
"Ак Барс" агрохолдингы канаты астында эшләүче хуҗалыкларның техника паркы яңара.
Узган атнаның шимбәсендә "Алтын кырлар" җәмгыятенә өр-яңа дүрт "МТЗ-1221" тракторы кайтты. Алар Алабуга шәһәрендә җитештерелгән. Язгы кыр эшләре вакытында бу тракторларның ярдәме һичшиксез зур булачак. Механизаторлар тимер атларны иярләде инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев