Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Кайбыч районында тавыш бирде

Бүген безнең районга ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлетдинов килде.

 Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә 1624 нче Бәрлебашы сайлау участогында РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты.
-Мин үзем Кайбыч районының кураторы һәм шуңа да монда еш булырга туры килә. Бүген менә тавышымны да монда бирәм,- диде Фәнил Әһлиуллин.-Татарстанда сайлауларның лаеклы узуын телим. Бүген республикада алып барылучы матур эшләрнең барысы да халык күз алдында. Әлеге эшчәнлекнең алга таба да дәвамлы булуына ышанам, моңа омтылыш зур. Халкыбызга ныклы сәламәтлек, хезмәт уңышлары телим.
Фәнил Әһлиуллин сайлау участогында барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләрнең төгәл үтәлүенә дә, сайлаучыларның актив булуына да игътибар итте. Чыннан да, авылда сайлаулар бәйрәм кебек уза. Монда да сайлауга килүчеләрне самавыр чәе, хуш исле бал, коймак белән сыйладылар. Министр авыл үзешчәннәренең чыгышын да яратып карады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев