Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Укучылар авылны сайлый

Мәктәп укучылары арасында авыл хезмәтчәннәренең уңышлы хезмәт иясе образын формалаштыру, авыл хуҗалыгы һөнәрләрен популярлаштыру, үз Ватанын сөюче сәләтле балаларны барлау максатында республикада быел икенче тапкыр "Мин авылны сайлыйм" дип аталган республикакүләм фәнни-тикшеренү, проектлар һәм иҗади эшләр конкурсы уза.

Быел Югары Ослан районының Карахуҗа мәктәбендә узган конкурста безнең районнан да укучылар катнашты. "Менә минем авылым, менә минем туган йортым" секциясендә Мөрәле төп гомумбелем бирү мәктәбенең 9 класс укучысы Илүзә Сафина 1 урын (җитәкчесе Лилия Сафина), Федоровское урта мәктә­беннән Любовь Сахарнова 3 урын (Ольга Сахарнова) алып, диплом белән бүләк­ләнде. "Авыл яшәсә, мин дә яшим!" секциясендә Рус Бәрлебашы мәктәбенең 8 класс укучысы Илсөяр Рәхмәтуллинаның авыл тарихы турындагы проекты 1 урын (Эльмира Рәхмәтуллина) яулаган, Мөрәледән 8 класс укучысы Алмаз Тимергалиевнең экологик тикшеренү эше (Альбина Хәмидуллина) сертификат белән билгеләнгән. "Авыл һөнәрләре" секциясендә Бәрлебашы укучысы Руслан Зыятдиновның тимерче һөнәренә багышланган эше (Нурия Гайнуллина), Федоровское мәк­тәбеннән 6 класс укучысы Даниил Моисеевның (Наталья Моисеева) проекты икенче урыннарны яулаган. Федоровскоеның 11 классыннан Владимир Козловның "Авыл - табышлы тармак: эшмәкәрлек, фермерчылык, кече бизнес нигезләре" секциясендә проекты (Римма Козлова) ике сертификатка ия булган һәм Казан дәүләт аграр университеты белән Казан дәүләт ветеринар медицина академиясенең 1 курсына тәкъдим ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Мин авылны сайлыйм” фәннитикшеренү