Волонтерлар – игелек хәбәрчеләре
"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Шәфкатьлелеккә юл" дип исемләнгән проекты кысаларында Е.Г.Тутаев исемендәге Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Игелеклелек хәбәрчеләре" волонтерлык отряды төзелде.
Аның максаты - балаларда өлкән, ялгыз кешеләргә карата шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү, аларга игътибар, кайгыртучанлык күрсәтү, буыннар арасындагы бәйләнешләрне ныгыту. Алар нигездә район Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләргә ярдәм итә.
Әле шушы араларда гына безнең волонтерлар үзләренең остазлары - Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы Ольга Сахарнова һәм "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Светлана Абросимова белән берлектә алар белән очрашты. Рәхәтләнеп аралаштылар, шашка, лото уйнадылар, өлкәннәргә китап укыдылар. Әби-бабайлар арасында урын өстендә генә ятучылары да бар. Балалар белән аралашу аларда җылы хисләр уятты. Безнең укучылар һәркемгә якын килү юлын таба белә. Волонтерлык эше моның белән генә чикләнми. Укучылар алар белән даими аралашып торачак. Өлкәннәр безнең игътибарга һәм ихтирамга лаек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев