Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ярминкә гөрләп узды

Бәйрәм көннәрендә Кайбыч авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре Казанга ярминкәгә барды.

Кайбычлылар шәһәр халкына 33 машинада 12 тонна бәрәңге, 6 тонна ит, 5 тонна сөт, май, кәбестә, шикәр комы, төрле ярмалар, камыр ризыклары алып барды. Яңа Савин районы базарында узган ярминкәдә товарларга ихтыяҗ зур булды. Ярминкәгә килгән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдиновны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров сәүдә рәтләре белән таныштырды. Кайбычлылар хезмәтенә ул югары бәя бирде. Бу көнне кайбычлылар 1 миллион 978 мең сумлык товар сатты. Ярминкәгә кабат 19 ноябрьдә барырга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкә Кайбыч авыл хуҗалыгы