Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Җырчы Владимир Мироваев якташларын концертлары белән сөендерде

Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче композитор, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы Владимир Мироваев туган ягы белән даими элемтәдә.

Хуҗа Хәсән авылында туып-үскән якташыбыз 29-31 март көннәрендә туган авылында, Мәлкидә, Зур Тәрбиттә концерт куйды. "Моңлы гаилә" дип исемләнгән концертта аның тормыш иптәше Гөлчәчәк ханым, биюче кызы Диләрә, ун яшьлек оныгы Ленар катнашты. Алар Хуҗа Хәсән, Кайбыч, ямьле Гөбенә буйларына багышланган җырларны да башкарды. Концертта күбрәк композиторның үзе иҗат иткән җырлары яңгырады.Шуңа да тамашачылар һәр чыгышны алкышларга күмде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җырчы Владимир Мироваев

2
X