Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Йолдызлык» кабына

"Иолдызлык-2012" яшьләр эстрада сәнгате республика фестиваленә шушы көннәрдә старт бирелә.

Яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен үстерергә ярдәм итү, башкару осталыгын арттыру, яшьләр арасында этник мөнәсәбәтләрне, толерантлыкны ныгыту максатындагы фестивальне районда оештыру һәм үткәрү комиссиясенең беренче утырышы узды. Комиссия һәм жюри рәисе Рамилә Айзатуллова фестивальгә тиешле югарылыкта әзерләнү, аңа мөмкин кадәр күбрәк балаларны тарту бурычын куйды. Сайлап алу турлары Олы Кайбычта 13 февральдә, Хуҗа Хәсәндә 14 февральдә, Борындыкта 15 февральдә узар дип көтелә. Зона турларында уңышлы чыгыш ясаучылар 16 февральдә район мәдәният йортында сәләтен күрсәтәчәк. Районда җиңүчеләр 25-27 мартта Буага бара. Супер-финал 16-20 апрель көннәрендә Казанда уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль “Иолдызлык2012”