Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Журналист һөнәренә юллама

Ульянково төп гомумбелем бирү мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Развалова җитәкчелегендәге "Яшь хәбәрче" түгәрәге тугыз ел эшләп килә. Биредә бишенче, алтынчы, сигезенче, тугызынчы класслар укучылары журналистика һөнәренең нечкәлекләренә өйрәнә.

- "Яшь хәбәрче" түгәрәге район үзәгендәге "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге аша оештырылды. Иҗат түгәрәгендә унике укучы шөгыльләнә, - диде Татьяна Развалова. - Түгәрәк программасы өч елга исәпләнгән, укучылар бу вакыт эчендә журналист һөнәре белән якыннан танышырга өлгерә. Түгәрәккә йөрүчеләр интервью алырга, хәбәрләр табарга өйрәнәләр, мәкаләләр язалар. Ул мәкаләләр буенча фикер алышабыз. Яшь хәбәрчеләр очерк, эссе, фельетон кебек жанрлар турында да белә.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек темасына аерым игътибар бирәләр. Түгәрәккә йөрүчеләр Ульянково авыл ветераннар Советы рәисе Нина Стерякова белән тыгыз элемтәдә тора. Яшь хәбәрчеләр тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларының өйләрендә дә еш була. Кызганыч, Ульянковода бер сугыш ветераны да калмады. Укучыларның иң яхшы язмаларын газетага юллыйлар. Алина Шаландина, Кристина Шаландина, Анастасия Челнокова, Анастасия Севастьянованың мңкаләләре "Кайбицкие зори" газетасында еш басыла. Кем белә, бәлки араларыннан кайсы да булса журналист һөнәрен сайлар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев