Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • 10 августта Иске Чәчкаб авылында гомер итүче кадерле кешебез – әтие­без, дәү әтиебез, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмидуллин Газизулла Зиннәт улына 90 яшь тула

    Катлаулы да, мактаулы да тормыш юлы кичкән безнең дәү әти. Гаиләдә әти-әнисенә бердәнбер малай булып үсеп килгәндә, дәһшәтле сугыш балачагын урлый. Унжиде яше тулып өлгергәндә, Газизулла яу мәйданында дошманга каршы аяусыз көрәш алып баручы батырлар сафына кушыла. Аллаһка шөкер, егерме өч яшендә Җиңү белән кире туган якларына әйләнеп кайту насыйп...

    Шулай да бүген алар тиңдәшсез зур байлык ияләре: 7 онык, 12 онык­ чыкка дәү әти-әни исемен йөртәләр!
    Дәү әтиебез эшкә тынгысыз, тырыш, тормышны ихлас күңеле белән сөюче гаҗәеп кеше. Заманында, Алабугада махсус белем алып кайтканнан соң, озак еллар Иске Чәчкаб авылында мәдәният йорты мөдире булып хезмәт куя. Авылыбызның мәдәният һәм сәнгать учагын сүндермичә, кешеләрдә матурлык­ ка мәхәббәт тәрбияли. Без - балаларына гына түгел, янәшәсендәге һәркемгә тормыш хасиятенең асыл нигезләрен үтә дә зирәклек белән төшендерә белә ул. Гаделлеге белән дан тоткан Газизулла Хәмидуллинга тирә-яктан киңәш сорап килүчеләр әле дә өзелми. Аның алтын куллары ясаган тәрәз рамнары ничәмә-ничә йортны бизәп, әйләнә-тирәгә нур сибеп тора. Аларны күргән саен без, Газизулла Хәмидуллинның нәсел дәвамчылары - балалары, оныклары, гаҗәеп зур горурлык хисләре кичерәбез. Шул ук вакытта мәгърур затыбыз, тәрбия өлгесе булган әтиебез, дәү әтиебез нигез салган шушы асыл сыйфатларга тугры калырга тырышып, үзебездә нык җаваплылык тоеп яшибез.
    Кадерле әтиебез! Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине 90 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа!
    Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Балаларыбыз - онык-оныкчыклар­ ың өчен ягымлы дәү әти син. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-сау­ лык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Алдагы көннәрдә иман байлыгы, күңел тынычлыгы белән, кайгы-хәсрәтләр күрмичә, бәхеттә яшәү насыйп булсын иде. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Күңелеңдәге матурлык, тырышлык бөреләре, татлы җимешләргә әверелеп, нәсел агачыңның тамырларын тагын да тирәнәйтсен, гомереңнең алтын баскычларын ямьләндерсен! Безне сөендереп озын-озак яшә!
    Әлеге теләкләрне сезгә кызларыгыз Мәдинә, Рузалия, Равия, кияүләрегез Илдус, Фәрит, киленегез Рузилә, оныкларыгыз Илнур, Нәзилә, Резедә, Илшат, Ләйсән, Ирек, Алсу, аларның тормыш иптәшләре Гүзәл, Марсель, Руслан, Алсу, Фәннур, Миләүшә һәм 12 онык­ чыгыгыз белдерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: