Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • 14 һәм 15 мартта телевизордан Кайбыч турында карагыз

    "Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесе журналистлары Кайбыч төбәгендә еш була.

    Бу юлы алар Бөек Ватан сугышы ветераннары турында сюжетлар төшереп китте. Иске Чәчкаб, Хуҗа Хәсән, Шүширмә авылларында

    төшерелгән тапшыруны сез бу атнада 14 мартта кичке сәгать сигездә "Атналык күзәтү"дә карый аласыз.

    7 мартта "Каравай" тапшыруын карый алмадыгызмы? Бер дә борчыламагыз: аны да "Татарстан - Яңа гасыр каналыннан 15 мартта 17.30 сәгатьтә кабатлап күрсәтәләр. Гүзәл Кайбычыбызның батыр улларына, гореф-гадәтләренә багышланган бу тапшыруларны карарга онытмагыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: