Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • 20 ноябрьдә Бөтенроссия күләмендә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә

    Бу көнне Кайбычта да ятим балаларга, ата-ана тәрбия­сеннән мәхрүм калган балаларга, ятимнәрне үз канаты астына сыендыручыларга, опекуннарга, шулай ук үз гаиләләренә тәрбиягә бала алырга теләүчеләргә консультацияләр бирелә.

    Җәмәгатьчелек үзәгенең актлар залында иртәнге сәгать тугызда сезне юрист, адвокат, нотариус, прокуратура, опека һәм попечительлек бүлеге, суд приставлары, хокук саклау органнары, мәгариф хезмәткәрләре кабул итә. Бу көнне барлык мәктәпләрдә дә Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан класс сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: