Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • 22 май – партия эчендә алдан тавыш бирү көне

    Бу көнне илебезнең барлык төбәкләрендә дә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Федераль Җыенына депутатлыкка кандидатлар итеп тәкъдим итү өчен кандидатуралар билгеләү буенча алдан тавыш бирү уза. Тавыш бирү җирле вакыт белән 8.00-20.00 сәгатькә кадәр.

    "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина праймериз турында тулырак сөйләде:
    Алдан тавыш бирүне "Бердәм Россия" партиясе үткәрә, - диде ул. - Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау быел 18 сентябрьдә узачак. Праймериз, ягъни алдан тавыш бирү, партия эшчәнлегенең мәҗбүри формасы булып тора, ул Устав нигезендә үткәрелә. Россия Дәүләт Думасына депутат булып сайланырга теләүчеләрнең барысы да алдан тавыш бирүдә катнаша, бу - төп таләп. Депутатлыкка кандидат "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге башкарма комитетына документлар пакеты тапшырырга тиеш. Адресы: Казан шәһәре, Горький урамы, 9 "а" йорт. Оештыру комитеты алдан тавыш бирүдә катнашуны теркәү яки аннан баш тарту турында карар кабул итә. Документларны 15 февральдән 10 апрельгә кадәр тапшырырга була. Кандидатны теркәү турындагы карар, документларын кабул итеп алганнан соң, биш көннән дә ким булмаган вакыт эчендә чыгарыла. Теркәлү узган кандидатлар сайлаучылар белән очраша, башка кандидатлар белән уртак чараларда катнаша, агитация алып бара, материаллар тарата. Агитация чоры теркәлү узган көннән алып 21 майга кадәр дәвам итә. Алдан тавыш бирүнең хисап комиссиясе беркетмәләрне тутыра һәм аларны республикадагы оештыру комитетына тапшыра. Анда мәгълүматларны гомумиләштереп, федераль оештыру комитетына җибәрәләр. Аннан соң партия съезды бер мандатлы округлар яки партия исемлеге нигезендә депутатлыкка кандидатлар билгеләү буенча карар кабул итә. Алдан тавыш бирү этабы турындагы барлык мәгълүматларны www. pg.er.ru. сайты яки 238-77-06, 264-44-85 телефоннары аша белергә була.
    Мөрәле авылы китапханәсендә мөнәҗәтләр кичәсе узды
    Дөрестән дә, татар фольклорында шактый зур кыйммәткә ия булган әлеге жанрның җанга шифа бирүен Мөрәле авылы китапханәсендә узган мөнәҗәтләр кичәсендә катнашучы һәркем тойгандыр.
    Очрашуга авылның ак яулыклы апалары чакырылган иде, аны китапханәче Миләүшә Әхмәтова алып барды. Ул мөнәҗәт жанрына аңлатма биреп, килеп чыгышы һәм төрләре белән таныштырды, үзе дә аларны әйтеп күрсәтте.
    - Эчтәлеге буенча мөнәҗәтләр дүрт төркемгә бүленә - дини-фәлсәфи, туган ил, ана һәм бала, яшәү һәм үлем турында, - диде Миләүшә Әхмәтова.
    Алга таба һәр темага аерым-аерым мөнәҗәтләр әйтелде. Аларны авылның апалары берәм-берәм дә, бергәләп тә яңгыратты. Назирә апа Әдиятова Мәүлид ае турында мөнәҗәт әйтте, аннары апалар бергәләп "Аятел Көрси" догасын укыды һәм аны мөнәҗәт итеп тә көйләде. Флюра апа Мөхетдинованың әнисе, аны дөньяга тудыргач, унөч сәгатьтән соң вафат була. Флюра апа әнисенә ирештерергә теләгән хисләрен мөнәҗәт итеп яза. Очрашуда ул ана һәм бала, яшәү һәм үлем темаларына караган иҗат җимешен тәкъдим итте. Флюра апаның кызы, авылның мәдәният йорты җитәкчесе Венера Фруэнтова да, Рузания апа Мусаева, Фәүзия апа Билалиева, Сания апа Сәлахиева һәм Мәдинә апа Хисамиева да мөнәҗәтләр әйтте. Сания апа үзенең хаҗга барып кайтуы, анда күргәннәре турында тәэсирле итеп сөйләде, туган илдән аерылуның никадәр авыр икәнлеген, читтә йөргәндә аны ни дәрәҗәдә сагынуын ирештерде.
    Авыл фельдшеры Фәридә Сибгатованың "Синнән башка без дә бәхетсез" дигән чыгышы мәрхүм булган аналарга багышланды, ник сүндердең, әнкәй, учагың дип өзгәләнде ул.
    Мәктәп укучылары да мөнәҗәтләргә битараф түгел икән. Илсинә Садриева "Тәүбә кылыйк" дип исемләнгән әсәрне тәкъдим итте. Миләүшә Гобәева Мөрәле авылы шагыйрәсе Асия апа Гыйбадуллинаның "Өлкәннәргә" шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Әлеге эчтәлекле, җылы очрашуда ак яулыклы Асия апа үзе дә катнашты.
    - Мөнәҗәтләр борынгыдан килгән, шатлыклы чагында да, берәр борчуы булганда да халкыбыз алар белән юанган, күңел хисен белдергән. Татар халык иҗатының җәүһәре булган бу әсәрләрне көйгә салып та, шигъри формада да әйтеп була, - диде ул.
    Асия апа Гыйбадуллина бик теләп шигырьләрен укыды. "Умырзая кебек үрлибез, матур юлдан барсак иде, гомерләр бер генә бирелә, аны заяга уздырмыйк!", дигән теләкләрен ирештерде ул аларны тәкъдим иткәндә. Шагыйрә үзенең "Туган җирдә мин бәхетле" дигән шигырен мөнәҗәт итеп көйләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: