Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • 23 марттан Кайбыч укучылары каникулга җыена

    Мәктәпләрдә иң озын чирек ахырына якынлашып килә. 23 марттан укучылар язгы каникулга чыга һәм ул 9 көн - 31 мартка кадәр дәвам итә.

    Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каникулларны, ата-аналарның күпсанлы үтенечен исәпкә алып, хәзер республиканың барлык шәһәр-районнарында да бер вакытка билгели. Бу укучыларга да, ата-аналарга да уңайлы. Каникул вакытында мәктәп укучылары өчен төрле чаралар үткәрү күздә тотыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: