Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • 25 декабрьдә Олы Кайбычта Мәүлид кичәсе уза

    Хөрмәтле райондашларым!

    Сезне Мәүлид ае белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә барыбызга да Пәйгамбәребез кебек киң күңелле һәм хәерле кешеләрдән булырга насыйп итсен. Әлеге бәйрәм уңаеннан сезнең барыгызны да 25 декабрьдә кичке сәгать алтыга Олы Кайбыч мәчетендә узачак Мәүлид кичәсенә чакырып алабыз.
    Барыгызга да бәрәкәтле гомерләр теләп:
    район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин.
    Рабигүл әүвәл аеның уникенче көне - Ислам дөнь-ясында зур тантана көне. Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһис-сәлләм дүшәмбе көнне таң алдыннан дөньяга килгән. Шул көннән башлап Ислам нуры җәелгән, җир йөзендә бик күп могҗизалар пәйда булган. "Мәүлид" - гарәп сүзе, туу дигән мәгънәдә. Үзебезчә әйтсәк, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән көне дигән сүз.
    Хәзрәте Расүл Әкрам, Аллаһы Тәгаләнең иң якын Илчесе буларак, безнең дөнья вә ахирәттә бәхетле булуыбыз өчен җанын-тәнен кызганмыйча, Аллаһы Тәгалә күрсәткән тугры юлны өйрәтте. Мөхәммәд галәйһиссәләм, пәйгамбәрләр имамы буларак, барлык пәйгамбәрләрнең иң матур сыйфатларын үзендә туплаган. Ул мул сулы елгалар койган диңгез кебек. Һәрбер кеше аның тормышын үзенә үрнәк итеп алырга мөмкин. Мөхәммәд галәйһиссәләм үзенең бер хәдисендә: "Мин күркәм әхлакны камилләштерү өчен җибәрелдем", - дип әйткән. Аллаһы Раббыбыз да Коръән Кәримендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмне мактап: "Хакыйкатьтә, син - югары әхлак иясе", - дигән. ("Каләм" сүрәсе, 4нче аять).
    Ул игелекле, итагатьле, шәфкатьле, миһербанлы, сабыр, киң күңелле, юмарт, ышанычлы, тыйнак була. Бу сыйфатлар Пәйгамбәребез галәйһиссәләмдә иң камил дәрәҗәдә була. Аллаһ илчесе галәйһиссәләмнең әхлак чыганагы - Коръән булган. Шуңа күрә, Расүлебезнең холкы нинди иде соң? - дигән сорауга Гайшә анабыз (Аллаһ аннан разый булса иде): "Аның холкы - Коръән иде", - дип җавап биргән.
    Шамаил конкурсы

    Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Мәүлид ае уңаеннан "Мөхәммәд" с.г.в. дип язылган шамаил ясау буенча конкурс игълан итәбез. Әлеге конкурста теләгән һәрбер кеше катнаша ала. Шамаилләр гәрәп язуы белән кулдан ясалып, рамка эченә куелырга, арткы ягына авторның исем-фамилиясе дә күрсәтелергә тиеш. Шамаилләрне рәсем кебек, чигеп, мозайка формасында да башкарырга мөмкин. Алар 2016 елның 14 гыйнварына кадәр Олы Кайбыч мәчетендә кабул ителәчәк. Призлы урыннарны яулаучыларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: