Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • 30 ноябрьдә Кайбыч районының барлык авылларында референдум узачак

    30 ноябрьдә Кайбыч районының барлык авылларында да референдум узачак. Анда район халкы үзара түләү (самообложение) җыю турында үзенең фикерен белдерәчәк. Шулай ук әлеге акчаның нинди күләмдә җыелачагын һәм кайсы эшләргә тотылачагын да билгеләячәк. Үзара түләү җыю турында карар референдумга килгән кешеләрнең күпчелеге биргән тавыштан чыгып билгеләнәчәк. Бу хакта тулырак сөйләү...

    - Үзара түләү - халык теленә күптән кергән төшенчә. Ул теге яисә бу конкрет эшне башкаруны - чишмәләрне һәм коеларны, күперләрне, зиратларны төзекләндерү, ягъни муниципаль берәмлекне социаль яктан үстерүне һәм төзекләндерүне күздә тота.

    Соңгы елларда үзара түләү онытылып бара иде. Акча җыю мәсьәләсен бары тик референдум юлы белән генә хәл итәргә мөмкин. Федераль законнар да, шулай ук Татарстан законнары да, авыл җирлекләренең Уставы да шулай куша. Җыелган акча казна һәм банк счетлары аша узарга тиеш. Россиянең кайбер төбәкләрендә, халыкны кызыксындыру максатыннан чыгып, җыелган үзара түләү акчасын финанслау механизмын керттеләр: төбәкләрнең хакимияте халыктан җыелган акчага икеләтә яисә өчләтә күләмдә акча өсти. Бу инициатива Татарстанда да тикшерелде. Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров бу сорау буенча берничә мәртәбә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановта булды, һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, барлык районнарга әлеге акциядә катнашырга тәкъдим ителде. Аның файдасын без ел башында мөмкин булган бөтен җирдә тәфсилләп аңлаттык. Шулай ук халык җыены барышында Федоровскоеда да. Тик анда бу башлангычны күтәреп алмадылар. Алты авыл җирлеге бу яңалыкны шунда ук хуплады. Шуларның бишесе, халыктан җыелган акчадан дүрт тапкыр артык күләмдә өстәмә акча алып, аны мөһим эшләргә тотты. Без алар хакында язып чыктык инде.

    Шул ук вакытта күрше районнарда - Апас, Яшел Үзән, Чүпрәледә референдумны бер авыл җирлеген дә калдырмыйча үткәрделәр. Без дә, халыктан үзара түләү акчасын җыю өчен, районның бөтен территориясендә 2015 елда башкарыласы эшләр өчен референдум уздырырга планлаштырдык. Инде, бирсен Ходай, хөкүмәтебез, халыктан җыелган акчага тагын өстәмә акча кушып, аларны игелекле эшләргә кулланырга насыйп булсын иде. Хәл ителәсе мәсьәләләр бихисап. Мәсәлән, без, иң беренче булып, зиратларны төзекләндерү белән шөгыльләндек. Бу мәсьәлә башка авыл җирлекләрендә дә актуаль булып кала бирә. Кайбер авылларда икешәр-өчәр зират. Шушы көннәрдә Кошманда референдум буенча сөйләшү уздырдык һәм анда катнашучылар җыеласы акчаны зиратны заманча материаллар белән тотып алырга сарыф итәргә кирәк дигән карарга килде. Минемчә, зират коймасын тотканда агач материаллар, тимерчыбык сетка куллану - 20 гасырныкы, хәзер исә без яңа технологияләр белән җитештерелгән материалларга өстенлек бирергә тиешбез. Референдум буенча сөйләшү тәртибе барлык авыллар өчен дә мәҗбүри.

    Киләчәкне актив рәвештә планлаштырып, халык җыелачак акчаны иң беренче чиратта нәрсәгә тотарга икәнлегенә инициатива белдерергә тиеш. Әлеге эшләрнең барысы да халык өчен эшләнә. Бу - авыл проблемаларын хәл итү өчен әйләнеп кайта торган акча. Җыелган барлык акчаның нәрсәгә тотылганын халык белеп торачак, шулай ук районның финанс-бюджет палатасы, казначылык, Татарстанның Финанс министрлыгы контрольдә тотачак. Барлык авыл җирлеге башлыклары - акчаны җыйганнары да, җыячаклары да халык алдында соңгы тиенгә кадәр хисап тотачак.

    Безнең максат - балигълык яшенә җиткән һәрбер кешедән ким дигәндә 500әр сум күләмдә акча җыю. Әзрәк җыйган очракта файдасы әллә ни зур булмаячак. Күбрәк җыйган саен отышлырак. Никадәр күбрәк акча җыелса, аның күләме арифметик прогрессия буенча үсәчәк. Моны инде һәрбер авыл халкы, үзенең мөмкинлегеннән, ихтыяҗларыннан чыгып, үзе хәл итә. Бөтен нечкәлекләренә тукталып тормыйча, Олы Урсак авыл җирлеген мисалга китерәсем килә. Бу авыл халкы шактый зур күләмдә акча җыеп, хөкүмәттән шулай ук гаять зур күләмдә өстәмә финанс ярдәме алды һәм үзләренә бик кыйммәт торган су белән тәэмин итү системасы төзеп куйды.

    Оештыру эшләре күп вакыт таләп иткәнлектән, референдумны ел ахырында үткәрәбез. Бу исә акчаны тиз арада җыеп һәм инде язга дәүләттән өстәмә финанс ярдәме алып, күз уңында тоткан эшләргә тизрәк керешер өчен эшләнә. Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: референдумның нәтиҗәсе күз алдында. Безнең район кешеләре һәрбер башлангычны күтәреп ала. Бу юлы да, әлеге эшнең мөһимлеген аңлап, активлык күрсәтерләр дип ышанам.

    Олы Кайбыч авыл җирлегендә референдум буенча сөйләшү һәрбер торак пунктта аерым уза: Олы Кайбычта ул 5 ноябрьдә район мәдәният йортында көндезге сәгать икедә, Иске Чәчкабта 1 ноябрьдә клубта сәгать икедә, Симәкидә бүген,

    31 октябрьдә, кибеттә сәгать икедә,

    Афанасьевкада шул ук көнне сәгать өчтә башлана.

    Әйтик, авылда яшәүче 400 кеше җан башына 500әр сум акча җыйды, ди. Барлык акча 200 мең сум килеп чыга. Хөкүмәт, шушы акчаны дүрткә тапкырлап, 800 мең сум акча бирә һәм нәтиҗәдә 1 миллион сум килеп чыга. Әгәр дә җыясы акчаны 100 сумга гына арттырсак та, ахыргы сумма 200 мең сумга артачак. Бу инде, килешәсездер, аз акча түгел.

    400 кеше x 600 сум = 240 мең сум

    240 мең сум x 5 = 1 миллион 200 мең сум.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: