Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • 4 октябрьдә Олы Кайбычта ярминкә уза

    4 октябрьдә Олы Кайбычта «Көз нигъмәтләре - 2015» дип аталган район мәктәпләре ярминкәсе үткәрелә.

    Мәктәп эшмәкәрлеген үстерүгә булышу, халыкка экологик яктан чиста, арзан бәядән сыйфатлы продукция тәкъдим итү максатыннан уздырылучы ярминкәдә мәктәп­ләр үз участокларында үстерелгән уңышны тәкъдим итәчәк. Шул ук вакытта укытучылар һәм укучылар катнашында концерт та булачак. Ярминкә балалар сәнгать мәктәбе янындагы мәйданда уза. Сәүдә иртәнге тугызынчы яртыда башлана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: