Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Аерылышкан очракта кредит бүленәме?

    Кредит дигән галәмәт бик шома гына безнең яшәү рәвешебезгә, гаилә тормышына килеп керде. Ярый ла, гаиләдә икең бер булып эшләп, аңлашып кредитны вакытында түләп бара алсаң! Ә кайчак гаилә тормышы чәрдәкләнә, ир белән хатынның хәлләре аерылышуга барып җитә. Мондый очракта уртак бурычлар, кредитлар белән нишләргә соң? Аерылган очракта кредит икегә...

    - Илфар Әнәсович, аңлатып бирегез әле, гаилә таркалганда кредит ничек бүленә?
    - Закон буенча кредитка милеккә караган кебек карыйлар. Әгәр кредит бергә яшәгән чорда алынган икән, ул икегә бүленергә тиеш, ә тигез өлешләргә бүленмәгән очракта - шул өлешләргә бәрабәр бүленә. Искәрмә булып Россия Федерациясе Гаилә кодексының 39 маддәсенең 2 пункты торырга мөмкин. Бу пункт нигезендә, әгәр ир яки хатын, гаиләгә сәбәпсез рәвештә керем кертмәсә, гаилә милкен юкка сарыф итсә, суд мөлкәтне ике якны да тигез күреп бүлеп бирмәскә хокуклы. Гаиләнең акча бурычы ир белән хатынга бүленсен өчен, ул бурыч уртак дип расланырга тиеш. Бу сорауны хәл иткәндә суд түбәндәге сорау­ларга җавап таба: кредит турында баштан ук ир дә, хатын да белгәнме? Аны алуга гаиләдә каршылык булмаганмы? Кредитка алынган әйбер гаиләдәге һәр кешенең ихтыяҗын канәгатьләндерергә алынганмы? Үз мәнфәгатен канәгатьләндерү өчен алынган шәхси бурычлар бүленми, аны һәркем үзе кайтара. Гаиләдә бала булса, аерылу процессында бала әйберләре балада кала. Уртак дип табылган бурычлар урталай бүленә, яки аерылу процесыннан соң бер якка туры килгән милеккә тәңгәл рәвештә бүлеп бирелә. Мәсәлән, бала кемдә кала, шуңа фатирның зуррак өлешен бирәләр, димәк, алда язылганча, бурычның зуррак проценты да әлеге кешегә туры килә.
    - Әгәр дә ир белән хатын бергә яшәгәндә ипотека алган булсалар, ул очрак ничек хәл ителә?
    - Ипотека кредиты алган очракта ир белән хатын бертигез бурычлы булып санала. Мондый кредитны бүлү механизмы шактый катлаулы. Закон буенча уртак кредитка алынган фатир икегә бүленергә тиеш. Әмма, бу очракта фатир банк­та залогта тора һәм шуңа күрә әлеге фатирга карата юридик яктан тәэсир ясап булмый. Мондый очракта ике як та ипотека кредиты өчен бертигез җаваплы. Фатирның кемгә күпме өлеш тия, һәркем шул өлешкә тиешле кредит түли.
    - Кредитка машина алу очраклары да бик күп бит. Бу очракта машинаны кем йөртә, кредитны түләп бетерү дә шул кеше җаваплылыгында каламы? Әллә башка юллары да бармы?
    - Закон күзлегеннән караганда, машина - бүленми торган милек. Ул гаиләдәге уртак ихтыяҗлар өчен алына. Шуңа күрә машинаның кем исеменә алынуына, машина кредиты кем исеменә рәсмиләштерүгә карамастан, һәр ике як та кредитны тигез түләргә тиеш. Бу урында сорау туа: машинаны бүлмичә, кредитны ничек икегә бүлеп түләргә соң?! Мондый хәл килеп туганда, ир яки хатын, икенчесе файдасына машинадан баш тартырга, аңа компенсация түләргә һәм машина кредитын үзе түләп бетерергә тиеш була. Бурычны түләр өчен машинаны сатарга да була. Машина сатып түләгәннән соң да бурыч кала икән, ул бурыч икегә бүленә.
    - Төгәл җаваплар өчен рәхмәт, Илфар Әнәсович!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: