Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Афанасьевка егете Мәскәүдә Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан узачак парадта катнашачак

    Афанасьевка авылында туып-үскән Илнур Сәлахиев Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминск шәһәрендәге 19612 нче частьта хезмәт итә. Әле шушы көннәрдә генә ул хезмәт иткән хәрби часть командиры, полковник Андрей Колесниковтан Илнурның әти-әнисенә хат килеп төште:

    "Хөрмәтле Гөлнур Рәшитовна һәм Илдус Мирзатҗанович!", -диелә әлеге хатта. - «Сезнең улыгыз, рядовой Илнур Сәлахиевның хәрби частьтәге иң яхшы солдатларның берсе булуы турында зур горурлык хисләре белән хәбәр итәм. Илнурга совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 71 еллыгына багышлап Мәскәү шәһәрендә Кызыл мәйданда узачак хәрби парадта катнашу хокукы бирелде".
    Россия Кораллы Көчләре сафларында намус белән хезмәт итүче уллары өчен әти-­әнисе бик шатлана. Әтисе Илдус район үзәк сырхауханәсенең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасында эшли, Гөлнур ханым хирургия бүлегендә шәфкать туташы.
    - Улыбыз белән телефон аша сөйләшеп торабыз. Хәзер алар Кызыл мәйданда репетицияләр уза. Илнурның уңышлары безнең өчен зур горурлык ул. Әле шушы көннәрдә частьләрендәге биш-алты егеткә, шул исәптән Илнурга да, хәрби хезмәтне намус белән үтәгәннәре өчен Мактау кәгазьләре биргәннәр. Армиягә үзе теләп китте, егетләр армия мәктәбен узарга тиеш, дип гел әйтә килде. Ә аңа кадәр Казанда югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган иде, экономист белгечлеге алды, - диде Гөлнур ханым.
    «Ришвәтчелек сугыштан да яман»
    Илнур Сәлахиев безнең мәкаләбезнең герое да әле ул. Россия Кораллы Көчләре сафларына алынганчы ул район халкының ришвәтчелеккә карашы турындагы фикерен өйрәнеп, анкета үткәргән иде. Иртәгә армиягә китәсе көнне узган әңгәмә вакытында аның тирән фикерле, дөньяга үз карашы булуына, туган җирен яратуына да игътибар иткән идек. «Ришвәтчелек сугыштан да яман» - дигән иде ул. Ә сабуллашканда, Кайбыч егетләре исеменә тап төшермичә, намус белән хезмәт итүен, мактауларга ирешсә, әти-әнисе аша безгә дә хәбәр итүен үтенгән идек. Вәгъдәсендә торды.
    Хөрмәтле әти-­әниләр! Сезгә дә армиядә хезмәт итүче улларыгыз турында часть командирларыннан рәхмәт хатлары килә икән, ул хатларны һәм фотоларны редакциягә юллагыз. Илебез сагында торучы Кайбычның батыр уллары турында бөтен районыбыз белсен!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: