Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Агач-куак үсентеләре сатып алганда ничек алданмаска?

    Базарда, сәүдә нокталарында җимеш агач-куаклары үсентеләренең ниндиләре генә юк. Сатучы аларның һәрберсенең мул уңыш бирәчәген вәгъдә итә.

    Ә менә Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсенең фитосанитар һәм бөртек сыйфатына күзәтчелек һәм орлык контроле бүлеге дәүләт инспекторы Айрат Хәмиев әйтүенчә, бу еш кына дөреслеккә туры килми. Районлаштырылган үсентеләр урынына Краснодардан кайтартылганын сатучылар очрап тора. Әлеге үсентеләр безнең климат шартларына яраклаша алмый. Сатучыдан бакча үсентесенең төре, сорты һәм аны сатуга чыгаручы питомникның исеме күрсәтелгән сорт идентификацияләү сертификатын сорарга кирәк. Мондый документлары булмаганда сортлы алмагач урынына кыргыен алуыңны көт тә тор. Әле тагын төрле авырулар, корткычлар белән зарарланганы эләгүе дә ихтимал. Үсенте алганда аның тамыр системасына игътибар итәргә кирәк. Ул кипмәгән, ә кызыл балчык эремәсендә булырга тиеш. Кайрысының зарарланмаган булуы, ялгау урынының яхшы күренүе шарт. Төрле күңелсезлекләргә тап булганда түбәндәге адреска мөрәҗәгать итә аласыз: 420059, Казан шәһәре, Оренбург тракты, 20 "А" адресы, 8(843)277-68-29 телефон номеры. Шулай ук shn.tatarstan.ru сайтында Интернет-кабул итү бүлмәсе аша Россельхознадзор идарәсенә хәбәр итегез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: