Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Ак Барс” холдингы җитәкчесе Кайбычка килде

    "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров Кайбычтагы җәмгыятьләре директорлары, агроном, инженерлары белән очрашты. Вертолетта кырларны күзәткәннән соң, ул Бушанча авылы янындагы басуга төште.

    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында узган әлеге очрашуның максаты-кырларны карау, терлекчелек тармагында эш торышы белән танышу иде. Иван Егоров эшчәнлеккә уңай бәя бирде, шул ук вакытта технология таләпләрен үтәү буенча да фикерләрен әйтте. Чәчүлекләрне чүп үләннәре, корткычларга каршы эшкәртү зарур. Хәзер терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Бүгенге көндә сенаж салалар, печән хәзерлиләр. Маллар көн саен болыннарда көтелә, шуңа да сөт җитештерү күләме арта бара.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: