Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Ак калфак” оешмасы Кайбычның эшмәкәр хатын-кызлары белән очрашты

    Галия Кайбицкая исемендәге музей соңгы араларда эшчәнлеген аеруча активлаштырып җибәргән «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының җыелу урынына әйләнде дисәк тә, һич арттыру булмас. Әлеге оешманың берничә утырышы шунда узды, алдагы көннәргә эш планы билгеләнде. Шушы араларда гына анда районның эшмәкәр хатын-кызлары җыелды. «Ак калфак» җитәкчесе Җәмилә Сәгыева, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, музей директоры Чулпан Камалиева катнашында бик җылы очрашу узды.

    Эшмәкәр хатын-кызларны ишектән керә-керешкә үк гармун тавышы каршы алды. Борындыктан ветеран-укытучы, гармун телләрен белеп басучы Гөлгенә Габдрахманова гармунында өздерә генә. Аңа кушылып, халкыбызның бай мирасына әйләнгән җырларны башкардылар, биетте дә. Эшмәкәрләр әйтмешли, беразга гына булса да тормыш мәшәкатьләре онытылып торды. Музей буйлап үткәрелгән экскурсия¬дән соң, түгәрәк өстәл артына җыелдылар.
    – Бизнес белән шөгыльләнү бөтен кешенең дә хәленнән килә торган эш түгел. Эшмәкәрләр, оешмаларда эшләүчеләр кебек, иртәнге сәгать сигезгә эшкә килеп, төшке аш вакытында ял итеп, кичке биштә өйләренә кайтып китәргә ашыкмыйлар. Еш кына сәгатьләр, яллар, бәйрәмнәр белән хисаплашмыйча эшләргә туры килә. Шул ук вакытта бизнесмен әниләр дә әле алар, өйдәге мең төрле мәшәкать алар җилкәсендә, – диде Чулпан Камалиева, очрашуны башлап җибәреп.
    Аңа Эльвира ЗАҺИДУЛЛИНА да кушылды:
    –Без, гадәттә, эшмәкәрләрдән гел эш кенә таләп итәбез. Менә шундый очрашуларны гадәткә кертергә телибез. «Ак калфак»лар бик матур оешып киттеләр, бу оешмадан безнең эшмәкәр хатын-кызларыбыз да читтә калмасын иде.
    Җәмилә Сәгыева, оешманың төп юнәлеш¬ләре турында сөйләп, бизнес белән шөгыльләнүче гүзәл затлар катнашында төрле чаралар үткәрергә әзер булуын белдерде, тәкъдимнәрен җиткерде.
    – Хатын-кызлар нинди генә һөнәр иясе булса да, ул, беренче чиратта, ана. Шуңа да балаларны тиешенчә тәрбияләү, телебезне, гореф-гадәтләрне саклау буенча, милләтебез өчен файда китерерлек гамәлләр кылырга бурычлыбыз. Максатыбыз – төрле өлкәдә хезмәт итүче хатын-кызларны бергә туплап, эшчәнлегебезне төрле юнәлештә җәелдерү.
    Эшмәкәрләр халыкның эшлекле активлыгын арттыру турында да фикер алышты.
    Лилиана ЯРУЛЛИНА, Олы Кайбыч,  тегү ательесы хуҗасы:
    – Хәзерге вакытта мин ательеда үзем генә эшлим, чөнки эшкә килергә атлыгып торучы юк. Минемчә, кеше күңеленә эшмәрлек орлыкларын салуны мәктәптән үк башларга кирәк. Арадан барыбер кызыксынучылар табылачак. Кешегә үз эшен башлап җибәрү өчен кыюлык, белем, тәвәкәллек җитми.
    Рамилә ЩУКИНА, Чүтидән эшмәкәр:
    – Бүген авыл җирендә эше дә, акчасы  да юк, дип зарланучылар күп, ә менә эшкә чакыргач, качалар. Казылык ясау цехы ачканда, мине дә эшкә алырсың әле, дип йөрүчеләр күп булды. Ләкин арада эшкә батырлары гына калды. Без хәзер пилмән, тутырма һәм башка күп төрле продукция¬ җитештерәбез. Ихтыяҗ зур булгач, ял көннәрендә авылдашларны пилмән ясашырга чакырабыз. Юк килмиләр, югыйсә, акчасын да шунда ук бирәбез бит. Хәзер кеше рәхәткә чыкты. Үзебезнең авыл кешеләре дә пилмән, котлет, башкасын сатып алу өчен безгә килә. Авылыңда шундый цех булгач, әлбәттә, уңайлы. «Син әйбәт сатучы түгел», – ди беркөнне бер авылдашым. Пилмәннең килограммы кыйммәткәрәк чыккач, аңа фарш алырга тәкъдим иткән идем. Чөнки беләм, акча яклары чамалырак.»Бу фарш¬тан пилмәнен дә, кәтлитен дә, башкасын да ясап була, кыскасы, отышлырак, дим. «Аны ясап ятканчы, әзерен генә алам», – дип чыгып китте. Югыйсә, аларның гаиләләренә бер утырып ашарга гына җитә инде ул бер кило пилмән. Авылда эшләгән кешегә акчасын табып була. Быел 200 каз үстердем. Бик отышлы аны үстерү. Беренчедән, 50 баштан артыграк каз алсаң, тиешле документларыңны тапшырасың да, хөкүмәт субсидия бирә. Субсидиягә эләгү өчен казларны майда ук алам. Миңа 20 мең сум субсидия кайтты. Каз мамыгын сатудан гына да 29 мең сум акча керде. Әзер казларны очыртып дигәндәй алып бетерделәр, бераз гына калды. Июньдә ял алам, ай буе казларны болында саклап үстерәм. Мин бәбкә саклаганда яныма килеп дөнья хәлләрен сөйләшеп утыручылар күп. Аларның да казы булса бергә саклар идек тә бит. Кояшта янган йөземне күрүчеләр, кайда ял итеп кайттың, дип сорыйлар. «Гөбенә елгасы буендагы ял йортында булдым», дим шаяртып. Җәй буе үлән ашап үсә каз. Көзгә ныклап ашата башлыйбыз, биш тонна фураж кирәк булды. Үз фермабыз, җиребез бар. Хезмәтебез тынгысыз, әмма зарланмыйбыз.
    Мөнирә ГАРИФУЛЛИНА, Олы Кайбычтан, Багай авылында кибет тота:
    – Авыл кешесе гомер-гомергә терлек асрап яшәгән. Гаиләсен дә туйдырган, үзеннән артканын сатып җибәргән. Әмма хәзер мал асрарга атлыгып тормыйлар. Уч тутырып хезмәт хакы алсалар бер хәл. Кибеткә продукциягә киләләр, ләкин кайберләренең түләргә акчасы булмый, бурычка сорыйлар. Белеп торам, араларында тавык та тотмаучылары бар. «Көн дә кибеттән ризык ташып кына яшәп булмый бит, ник терлек асрамыйсыз?» – дип сорыйм. Бер бозау симертсәләр дә гаиләгә нинди зур файда бит!
    Олы Кайбычтагы «Рәйхан» кафесында эшләүче Илсия ҖӘЛӘЛИЕВА:
    – Кафега идән юарга кеше таба алмыйбыз. Хезмәт хакын вакытында түлибез, аның күләме дә әйбәт. Эшләргә теләгән кешегә эше бар ул, моның өчен теләк, ялкау булмаска гына кирәк.
    «Ак калфак»ның эшмәкәр хатын-кызлар комитетына Лилиана Яруллинаны тәкъдим иттеләр. Эшмәкәрләр һөнәрчелекне үстерү максатында укучылар өчен мастер-класслар үткәрсә, бәлки кызыксынучылар да артыр иде. Шул ук тегүчелекне генә алсаң да, киләчәктә әлеге һөнәрне сайлаучылар бездәге ательеларга эшкә кайтыр иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: