Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Алабугагадагы форумда Кайбычтан да катнаштылар

    7-9 июль көннәрендә Алабуга районында ТР Дәүләт Советы рәисе, "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте лидеры Фәрит Мөхәммәтшин катнашында хәрәкәтнең Яшьләр форумын ачу тантанасы булды. "Быел оешуына 18 ел тулучы хәрәкәтнең яшьләр бүлеге яшь буын өчен чын мәгънәсендә лидерлар мәктәбенә әйләнде", - дип билгеләп үтте ул.

    "Әлеге форум Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы һәм ТАССР оешуның 100 еллыгы алдыннан оештырылды, - диде анда катнашкан хәрәкәтнең Кайбычтагы Советы рәисе Александр Акрымов. - Шуңа да анда конституцион төзелеш, гражданнарның ирекләрен һәм хокукларын тәэмин итү, Татарстанның үткәне турында зур сөйләшү булды. Яшьләр өчен төрле мастер-класслар үткәрелде, проектлар язу, грантлар оту, лидерлык сыйфатын үстерү, блоглар ачу һәм алып бару, балаларның ялын файдалы итеп оештыру буенча мәгълүматлар бирелде. Яшьләр арасында ришвәтчелек күренешләренә юл куймауда җәмәгатьчелек оешмаларының роле зур булуы турында да сөйләделәр".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: