Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Альберт Рәхмәтуллин:” Кайбыч белән Мордовиянең Ләмбрә районын дуслык җепләре бәйли”

    Кайбыч белән Ләмбрә районы арасы елдан-ел якыная бара.

     Чөнки менә инде дүртенче елын без сезнең Сабантуйга киләбез. Һәр килүебездә чит җирләрдә дә татарлыгыгызны югалтмыйча, ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләрне саклавыгызга, туган телебезне, мәдәниятебезне үстерүгә керткән зур өлешегезгә соклананып китәбез. Мордва илендә татарлар өчен шулай зурлап Сабантуй үткәрүләре мактауга лаек күренеш. Без быел да сезне сагынып, зур әзерлек белән килдек. Кайбыч уңганнары җитештергән товарлар күңелегезгә хуш килер дип уйлыйм. Татар илендә оештырылучы халык уеннарында да актив катнашырсыз дип ышанам. Кайбычның сәнгать осталары зур концерт программасы әзерләп килде. Кайбыч белән Ләмбрә арасындагы мәдәни, милли, социаль багланышларның дәвамлы булачагына шигебез юк. Сабантуйда катнашучылар кунакчыл бәйрәм рухын тояр, татар халкының үзенчәлекле мәдәнияте белән якыннанрак танышыр, матур җырлар, биюләр һәм ярышлар белән хозурланыр дип өметләнәм. 
    Язгы кыр эшләре тәмамлангач, тырыш авыл хезмәтчәннәрен данлап, мул уңышка өмет итеп оештырылган Сабан туе элек тә, бүген дә милләтне, күрше булып яшәгән халыкларны, традицияләрне танытучы җырлы-биюле бәйрәм булып кала. Иген кырларыгызда икмәк күкрәп уңсын, уңдырышлы еллар килсен! Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, Сабан туе – татар халкының бренды ул. Россия үзенең төбәкләре белән көчле. Башкарган хезмәтебез аны тагын да көчлерәк итә. 
    Без сезнең уңышларыгызга, ирешкән күрсәткечләрегезгә шатланабыз. Эшкә уңган, җыр-биюгә оста, ачык йөзле булуыгызга сокланабыз. Бәйрәмдә төрле милләт кешеләренең, төрле конфессия вәкилләренең катнашуы үзе бер горурлык. Безне бердәмлек һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек берләштерә. Күпмилләтле йортыбыздагы дуслык барысыннан да кадерлерәк. 
    Мордовиядәге иң зур татар авылларының берсе булган Аксюн авылында да халык традицияләрен, мәдәниятен, динен сакларга омтылалар. Сез булдырасыз! Ләмбрә районы халкы, бүген үзенең 350 еллыгын бәйрәм итүче Аксюн авылында яшәүче милләттәшләребез! Сезнең барыгызны да татар халкының гасырлардан-гасырларга дәвам итүче милли бәйрәме – Сабан туе белән кайнар котлыйм. Татарстанның гүзәл районнарының берсе булган күпмилләтле Кайбыч халкы исеменнән сагынычлы сәламнәребезне кабул итеп алыгыз. 
    Бәйрәм белән котлап, барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Ике республика арасында салынган дуслык күперенең нигезе һәрвакыт ныклы булсын иде дигән теләктә калам.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: