Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Алтын кырлар” алдынгыларны кабул итте

    Хезмәтчәннәре телендә әле дә "Алтын кырлар" агрофирмасы дип йөртелгән "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең икенче филиалы уңганнары катнашында алдынгылар слеты узды. Бу юлы зур командалары белән Олы Кайбычка килделәр. Җитәкчеләре уңганнарын мул табыннар артында ял иттерү өчен район үзәгендәге иркен залны сайлаган.

    Игенче-терлекчеләрне танырлык та түгел: ир-егетләр костюмнардан, җиңелчә макияж ясаткан хатын-кызлар матур күлмәкләрдән. Барысының да йөзендә ягымлы елмаю, кәефләре яхшы икәнлеге йөзләренә чыккан.

    - Алдынгылар слетыннан бер елны да калганым юк, - ди Багай фермасының ясалма орлыкландыру технологы Рушания Хәсәнова. - Хезмәт кешесенең кадерен беләләр бездә. Эш шартлары да елдан ел яхшыра бара.

    Җәмгыять хезмәтчәннәренең шатлыгын уртаклашырга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Ак Барс" холдингы генераль директорының киңәшчесе Рафаэль Әбүзәров та 2014 елдагы эшчәнлекләрен уңай бәяләде, авыл хуҗалыгы тармагын тагын да нәтиҗәлерәк итү буенча саллы киңәшләрен бирде. Җәмгыять директоры Рифкать Басыйров үз чыгышында игенчелек, терлекчелек тармагында ирешкән уңышлары, хәл итәсе мәсьәләләре турында сөйләде.

    - 14 авылны үз эченә алган җәмгыятьтә барлыгы 457 кеше эшли. Аларның барысы да хезмәтләренә җаваплы карый, ә слетка шулар арасыннан иң-иңнәрен, ягъни югары күрсәткечләргә ирешкәннәрен чакырдык. Төп максатыбыз - җитештерүчәнлекне тагын да арттырып, хезмәт хакларының мул булуына ирешү. Бездә хезмәткә айлык түләү фонды гына да алты миллион сумнан артып китә, - диде ул.

    Биредә җир-анабызның туендыручы икәнлеген, терлекчелек тармагының кассага һәр көнне акча кертүен аңлап эшлиләр. Узган ел 130 миллион сумлык үсемлекчелек продукциясе сатканнар, корылыклы елда да һәр гектардан 19,3 центнер уңыш җыеп алганнар. Сөт сатудан 119 миллион сум акча эшләүләре сөтчелекнең чыннан да табышлы икәнлеген күрсәтә. Савымчы Тамара Шулаева ел буена 205 тонна сөт сауган. Аның хезмәттәшләре Мөршидә Гадиева, Татьяна Портнова, Ирина Алексеева, Ирина Морозова, Светлана Гагаева, Наталья Афонина, Людмила Зубрининага да моңа ирешергә күп калмаган. Фермаларның ремонтлануы, сөтүткәргечләр белән җиһазлануы да уңай йогынты ясый. Андрей Решеткин, Владимир Парунов, Сергей Решеткин, Вячеслав Туртыгин, Владимир Панин, Илсур Булатов, Юрий Бладцев кебек игенчеләр адресына да җылы сүзләр күп яңгырады. Быелгы язгы чәчүне дә уңышлы башкарып чыгарга җыеналар. Ә алдынгыларның барысы да бүләкләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: