Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Алтын йөрәклеләр арасында кайбычлылар да бар

    Узган атнаның җомгасында Казан Кремлендә Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу проектында актив катнашучыларны хөрмәтләү һәм аларга хәйриячеләр китабының бишенче томын, Рәхмәт хатлары тапшыру тантанасы узды.

    Әлеге чарага чакырылган хәйриячеләргә бүләкләрне Татарстан Дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең район эшмәкәрләре Фәнис Камалиев белән Рөстәм Хикмәтуллин да бар иде. Бу чарада Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән йөз изге күңелле кеше катнашты. Барысының да исемнәре хәйриячеләр китабына кертелгән. Аларга борынгы Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеге тарихын чагылдырган һәм, гомумән, республикабызның бай мәдәни мирасы турында видеоролик та күрсәтелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: