Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Аналар көне алдыннан Мәлкидәге ике гаиләгә “Ана” (Гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды

    1998 елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесе илебездә "Әниләр көне" буларак билгеләп үтелә.

    Аналарның бөеклегенә җырлырда дан җырлана. Чөнки җир йөзендә яшәгән һәр кешегә аналар гомер бирә. Шушы бәйрәм көннәре алдыннан Россия Пенсия Фондының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова Мәлки авылында яшәүче Юрий һәм Наталья Галкиннар, Лариса һәм Павел Даниловлар гаиләләренә "Ана" (Гаилә) капиталы сертификатлары тапшырды. Бу гаиләләрдә икенче балалары туган.
    - "Ана" (Гаилә) капиталы хәзерге вакытта 453 мең 26 сум тәшкил итә. Әлеге акчаны сез гаиләнең торак шартларын яхшыртуга, балаларның белемен арттыруга, ананың булачак пенсиясен туплауга тота аласыз. Киләсе ел башыннан аның бәясенең артуы күзәтелә. Агымдагы елда "Ана" (Гаилә) капиталына үзгәреш кертелде. Сертификатны кулга алганчы, гаилә аның 20 меңен үз кирәк-яракларына тоту өчен куллана ала. Бу акчалар балаларыгызны сау-сәламәт үстерүгә, гаиләне тагын да ныгытуга тотылсын, сезгә бары бәхет китерсен иде, - диде Гөлчәчәк Зиннурова сертификат тапшырып.
    Бу хакта тулырак газетаның киләсе санында укый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: