Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Артур Поляков Кайбычтагы якташларын Троица белән котлый

    Артур ПОЛЯКОВ, ТР «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле директоры, «Кайбыч якташлыгы» оешмасы җитәкчесе: 

    «Хөрмәтле якташлар, дин кардәшләрем! Троица бәйрәме борынгы әби-бабайлардан ук килүче йолаларның бүгенге көнгә кадәр саклануының ачык чагылышы ул. Әлеге бәйрәмгә туган якларына илебезнең төрле почмакларыннан ашкынып кайталар. Троица буыннардан-буыннарга дәвам итсен, яшьләр гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп үссен. Районыбызда милләтләр дуслыгы алга таба да ныклы булсын. Әлеге бәйрәм бу дөньялыктан киткән әби-бабаларыбыз, ата-аналарыбыз, туганнарыбыз, авылдашларны искә алу көне дә. Аларның каберләрен һәм зиратларны һаман шулай тәртиптә тотыйк. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телим». 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: